Яңалыклар

Олег Хисамов Халыкара конференциядә доклад белән чыгыш ясады
07.07.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов «Всемирная сокровищница родных языков: оберегать и лелеять. Контекст, политика и практика сохранения языков коренных народов» темасына үткәрелгән Халыкара фәнни-гамәли...
Эпиграфика, ТӘҺСИнең әлеге  юнәлештәге яңа китаплары һ.б. турында
06.07.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров һәм «Мирасханә»нең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов «Миллиард татар» сайты журналисты белән әңгәмәдә: «...гуманитар фәнне бездә абстракт фикерләү буларак кабул итәргә...
Ким Миннуллин  –  «Хәерле көн, Татарстан!»  программасы кунагы
04.07.2022
     Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Ким Миңнуллин 2022 елның 1 июлендә «Татарстан» ДТРК телеканалында эфирга чыккан «Хәерле көн, Татарстан!» программасында катнашты.
Институт хезмәткәрләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында катнаштылар
01.07.2022
       ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре 27-29 июньдә Казанда узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды секция утырышларында катнашты.
Югары бүләк белән котлыйбыз!
30.06.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мөслимә Мәгъсүм кызы Шәкүровага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2022: Пенза өлкәсе
28.06.2022
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Пенза өлкәсе Каменка, Белински, Пачелма, Вадински, Спасск районнарындагы татар торак пунктларында узучы комплекслы экспедициясенең максаты – татар халкының рухи һәм язма мирасы, матди һәм традицион музыкаль мәдәнияте, сәнгате буенча материаллар җыю һәм өйрәнү.
Федераль укыту-методик гомуми белем бирү  берләшмәсе утырышы
24.06.2022
      ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары Олег Хисамов һәм милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре видеоконференц-элемтә форматында Федераль укыту-методик гомуми белем бирү берләшмәсенең 23 июньдә Мәскәүдә узган утырышында катнашты.
Сабантуй тарихы
15.06.2022
      14 июньдә «Татарстан-24» телеканалында «Төп яңалыклар» («Главные новости») программасы кысаларында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов катнашында эфирга чыккан тапшыру халкыбызның иң популяр бәйрәме булган Сабантуй тарихына багышланган иде.
ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре-2022:  Чуваш Республикасы
15.06.2022
      ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 30 майдан 10 июньгә кадәр Чуваш Республикасының Батыр, Комсомол, Шомыршы районнарында эшләгән комплекслы экспедициясе 21 торак пунктта тикшеренүләр үткәрде.
Татарстанның музыка музейлары
15.06.2022
      10 июнь көнне Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Гүзәл Фәйзрахман кызы Юнысова Татарстанның Апас районы Шәмбалыкчы авылында РФ һәм ТР халык артисты Фәхри Насретдинов музеенда булып кайтты. Сәфәр 2022 елга дәүләт йөкләмәсенә яраклы рәвештә җырчы Ф.Насретдиновның ТӘҺСИ фондларында саклана торган ноталар кулъязмалары күрсәткечен әзерләү кысаларында...
Сабантуй-2022
10.06.2022
      ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова 8 июньдә «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында «Таяну ноктасы» тапшыруының чираттагы чыгарылышында катнашты.
ТӘҺСИнең яңа басмаларын тәкъдим итү чарасы
01.06.2022
     31 майда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында әзерләнгән яңа китаплар тәкъдим итү чарасы узды.

Pages: Prev. 1 ... 24 25 26 27 28 ... 51 Next