Белгечлекләр

Белгечлекләр

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасы югары белем базасында (белгеч яки магистр дәрәҗәсе) фәнни-педагогик кадрлар әзерләү турындагы положениегә нигезләнә. Институт аспирантурасы түбәндәге юнәлешләр буенча фәнни белгечләр әзерли:

5.9. Филология

5.9.1. Рус әдәбияты һәм Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты профиле)

5.9.4. Фольклористика

5.9.5. Рус теле. Россия халыклары телләре (татар теле профиле)

5.10. Сәнгать белеме һәм культурология

5.10.3. Сәнгать төрләре (сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать)

Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча гражданнарны аспирантурага кабул итү конкурс нигезендә башкарыла.

Гариза биргәндә тапшырырга кирәк булган документлар исемлеге белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында танышырга мөмкин. Адресы: http://antat.ru/ru/sveden/abitur/index.php

Тулы мәгълүмат алу өчен, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең аспирантура бүлегенә мөрәҗәгать итү сорала:

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 292-78-78

Адрес: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Бауман ур., 20 нче йорт, 402 каб.

E-mail: aspirantura-anrt@mail.ru

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында түбәндәге белгечлекләр буенча Диссертация советы эшли:

5.9.1. Рус әдәбияты һәм Россия Федерациясе халыклары әдәбияты

5.9.4. Фольклористика

5.9.5. Рус теле. Россия халыклары телләре

Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында: http://www.antat.ru/ru/activity/dissertatsionnyy-sovet/