Безнең турында

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстан Республикасында һәм аннан читтәге татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә фәнни тикшеренүләрне координацияләүче төп үзәк булып тора. Институт Республика Мәгариф халык комиссариаты боерыгы ТАССР халык комиссарлары Советының 1939 елның 7 ноябре Карары белән “Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты” исеме астында оеша. 1941 елның февралендә Тел, әдәбият һәм тарих татар фәнни-тикшеренү институты статусын ала. 1967 елдан Галимҗан Ибраһимов исемен йөртә.

Институтның төп максаты – татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә фәнни эшчәнлекне тормышка ашыру; фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр үткәрү, фәнни кадрлар әзерләү. Бурычлар:

- татар филологиясе һәм сәнгатенең мөһим мәсьәләре буенча фәнни тикшеренүләр үткәрү;

- ТРның иҗтимагый һәм интеллектуаль-рухи үсеше мәнфәгатьләрендә/ихтыяҗларында файдалану максатыннан бөтендөнья фәненең казанышларын өйрәнү һәм анализлау;

- ТР телләр турындагы законнарын тормышка ашыру юлларын өйрәнү һәм камилләштерү; мәктәп һәм югары уку йорты программалары, дәреслек һәм кулланмалар төзүдә, камилләштерүдә катнашу;

- фәнни мәктәпләрнең гамәлдәгеләрен үстерү, яңаларына ярдәм күрсәтү, ТР фәнни потенциалының үсешен тәэмин итү;

- талантлы тикшеренүчеләрне ачыклау һәм аларга булышлык итү;

- халыкара өлкәдә фәнни хезмәттәшлек үсешенә ярдәм күрсәтү.

Институтта татар теленең тарихы һәм хәзерге торышы, икетеллелек, татар әдәбиятының күп гасырлык тарихы һәм аның башка әдәбиятлар (Көнчыгыш, Көнбатыш һәм рус әдәбиятлары) белән багланышлары, текстология һәм археография, татар халык иҗаты, театр, музыка һәм сынлы сәнгатьнең актуаль проблемалары тикшерелә. Институт галимнәре гуманитар фәннәр үсешенә, Татарстан Республикасындагы татар һәм башка халыкларның милли-рухи һәм мәдәни яңарышына үзләреннән зур өлеш кертә; Мәскәү, Петербург, РФнең милли республикалары, якын һәм ерак чит илләрнең галимнәре белән тыгыз элемтәләрдә тора.

Институт ел саен Татарстан Республикасы районнарына һәм татарлар күпләп яшәгән чит төбәкләргә комплекслы һәм махсуслашкан фәнни экспедицияләр оештыра. Институтның фольклорчы, телче, әдәбиятчы, сәнгатьче, диалектолог галимнәре соңгы елларда Пенза, Ульяновск, Курган, Түбән Новгород, Пермь, Әстерхан өлкәләрендә, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан республикаларында һәм Иран Ислам республикасында фәнни тикшеренүләрдә булдылар. Экспедиция вакытында тупланган материаллар Институттагы Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең бай фондларын тулыландыра, “Фәнни экспедиция хәзинәләреннән” сериясендәге җыентыкларда басыла. Бүген ТРның Актаныш, Кукмара һәм Апас районннарына, Марий Элның Бәрәңге районына, Пермь, Түбән Новгород һәм Омск өлкәләренә, Удмуртиягә багышланган берничә җыентык дөнья күрде.

Институт Татарстан академик фәне системасының әйдәп баручы фәнни-тикшеренү оешмаларыннан санала.