Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл

Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл 29.01.2024       2024 елның 31 гыйнварында Казан шәһәрендә танылган драматург, журналист, татар театрын оештыручыларның берсе Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулуга багышланган «ХХ йөз башы татар Яңарышы һәм Г. Камал» темасына түгәрәк өстәл утырышы уздырыла. Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. 
    Фикер алышуга түбәндәге сораулар чыгарыла: 
     – Г. Камалның тормышы һәм күпкырлы эшчәнлеге; 
     – Г.Камал – бөек драматург; 
     – ХХ йөз башында иҗтимагый-мәдәни мохит һәм Г.Камал; 
     – Татар журналистикасы үсешендә Г. Камалның роле; 
     – Татар драматургиясендә Г. Камал традицияләре; 
     – Г. Камал пьесалары театр сәхнәсендә; 
     – Г. Камал иҗатын өйрәнүнең торышы һәм бурычлар. 
     Әлеге чарада Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, ТР Язучылар берлеге, фәнни һәм белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре катнашуы көтелә. 
    Эш регламенты: 
    9.30 – катнашучыларны теркәү 
   10.00-11.30 – түгәрәк өстәл утырышы 
   11.30- 12.00 – фикер алышу 
   Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (Казан ш., К. Маркс ур., 12). 
    Элемтә өчен: Закирҗанов Әлфәт Мәгъсүмҗан улы, +79061100730; e-mail: alfat_zak@mail.ru.

Возврат к списку