«Туган яҡтан илһам алып»

«Туган яҡтан илһам алып» 16.02.2024       ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Ә.М. Закирҗанов 14 февраль көнне Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия тапшыру уңаеннан Мамадыш районында оештырылган «Туган яктан илһам алып» дип аталган әдәби чараларда катнашты. 
      Әлеге чаралар Туган телләр көне кысаларында оештырылды. Мамадыш шәһәрендәге һәм районның Тулбай авылындагы мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар үткәрелде. Әлфәт Закирҗанов үзенең чыгышында танылган шагыйрь Шәйхи Маннур иҗатының үз вакыты өчен әһәмиятен, аның татар әдәбиятына йогынтысын билгеләп үтте. Туган телләр көне уңаеннан укучылар белән фикер алышты, аларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

  

Возврат к списку