Мәскәүдә Казан рәссамы Александр Артамонов күргәзмәсе ачылды
![Мәскәүдә Казан рәссамы Александр Артамонов күргәзмәсе ачылды Мәскәүдә Казан рәссамы Александр Артамонов күргәзмәсе ачылды](/upload/iblock/fcd/ulemnova-v-rakh-moskva.jpg)
Ольга Улемнова үзенең чыгышында рәссамны иҗатында көнбатыш һәм көнчыгыш мәдәни кодларны, классик һәм авангард эш ысулларын, киң жанр һәм тематик диапазонны берләштергән, басма һәм уникаль графиканың төрле техникаларын оста үзләштергән, предметка тирән фәлсәфи мөнәсәбәтле белгеч буларак ачты. А.М. Артамоновның бүгенге көндә Татарстан графикасы сәнгатен үстерүдә, Россия Сәнгать академиясе Идел буе бүлеге һәм Россия рәссамнар иҗат берлеге Эксперименталь иҗади остаханәләренең «Графком» лабораториясе җитәкчесе, төрле сәнгать проектлары кураторы һәм яшь рәссамнарның остазы буларак мөһим ролен күрсәтте.