Институт тарихы

Идел буе һәм Урал алды төбәгендә яшәүче халыкларының мәдәнияте һәм көнкүреше белән кызыксыну зур тарихка ия. 1829 елда Казан Император университетында ачылган Көнчыгыш разряды 1855 елда Санкт-Петербург университетына күчерелгәнгә кадәр көнчыгыш, аерым алганда төрки халыклары мәдәниятен өйрәнү үзәге булып тора. Алга таба аның эшчәнлеге 1878 елда Казан университеты каршында оештырылган «Археология, тарих һәм этнография» җәмгыяте тарафыннан дәвам иттерелә. Җәмгыять 1929 елга кадәр актив рәвештә эшләп килә. Аның үзенең басма органы була. Үз вакытында җәмгыять белән Ш. Мәрҗани, К. Насыйри, Х. Фәезханов, Г. Әхмәров, Р. Фәхретдин, Г. Гобәйдуллин, Һ. Атласый кебек атаклы галимнәр хезмәттәшлек иткәннәр.

1920 елның маенда Татар Республикасы төзелү уңаеннан тикшеренү өлкәләре күпкә киңәя, махсус фәнни-тикшеренү җәмгыятьләре һәм үзәкләре барлыкка килә. Алар арасында 1921 елда Мәгариф халык комиссариаты каршында оештырылган Академик үзәк аерым урын алып тора. Үзәкнең беренче рәисе итеп Г. Максудов (1922–1924) билгеләнә. Аннан соң бу вазыйфаны Г. Ибраһимов (1929 елга кадәр), С. Атнагулов (1929–1930 еллар) башкара. Аның хезмәткәрләре арасында Е. Чернышев, Н. Фирсов, М. Худяков, Г. Гобәйдуллин, М. Корбангалиев, X. Бәдигый, Г. Рәхим, Җ. Вәлиди, Г. Алпаров, М. Фазлуллин кебек атаклы галимнәр булган. Әлеге үзәк тирәсендә тупланган галимнәр «Татар халкын өйрәнү фәнни җәмгыяте хәбәрчесе» һәм «Татарстан» журналларын чыгаралар. Үзәктә төбәк тарихын, татар әдәбияты һәм теле тарихын, терминология һәм орфография мәсьәләләрен өйрәнү, халык авыз иҗаты үрнәкләрен җыю һәм бастырып чыгару, сүзлекләр һәм мәктәпләргә дәреслекләр төзү буенча актив эшчәнлек алып барылган. 

Алга таба Академик үзәктә эшләгән галимнәрнең күбесе фәнни эшчәнлекләрен ТӘҺСИ  хезмәткәрләре буларак дәвам итәләр, ә институтның татар әдәбияты классигы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның исемен йөртүе тирән символик мәгънәгә ия – институт эшчәнлегендәге дәвамчылыкны күрсәтеп тора.


1937 елның 16 апрелендә ТАССР ҮБК Президиумы Татар тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтын оештыру турында карар кабул итә. Институт үзенең эшчәнлеген 1939 елның 7 октябрендә башлап җибәрә. Директор вазыйфалары Укытучыларның квалификациясен күтәрү институты директорының укыту эшләре буенча урынбасары М.А. Нигъмәтуллинга йөкләнә.

1946 елның январенда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы оештырылу уңаеннан Институт аның составына кертелә һәм СССР Фәннәр академиясенең фәнни оешмасына әверелә. 1967 елда Институтка Галимҗан Ибраһимов исеме бирелә. 1993 елның башында Тел, әдәбият һәм тарих институты 1991 елның ахырында – 1992 елның башында оештырылган Татарстан Фәннәр академиясе карамагына тапшырыла. Башта Россия Фәннәр академиясе, соңыннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе карамагындагы Институтның фәнни хезмәткәрләр саны 215кә җиткерелә, аспирантурага кабул итү өч тапкыр арта, ТӘҺСИ базасында яңа мөстәкыйль институтлар ачу мөмкинлеге барлыкка килә. Мәсәлән, 1993 елда Институтның татар энциклопедиясе бүлеге нигезендә Татар энциклопедиясе институты, 1996 елда биш бүлек (тарих, археология, этнография, иҗтимагый фикер, тарих һәм мәдәният һәйкәлләре үрнәкләре бүлекләре) Тарих институты оештырыла. Аларга нигез булган Тел, әдәбият һәм тарих институты Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘҺСИ) дип атала башлый. 

Институтның 75-еллык тарихы дәвамында директор вазыйфаларын Х.А. Шабанов (1939–1942), Х.Х. Ярмөхәммәтов (X. Ярми) (1942–1944), М.Х. Гайнуллин (1944–1953; 1959–1961), Х.Ф. Хәйруллин (Хәсән Хәйри) (1953–1959), К.Ф. Фасиев (1961–1963), М.К. Мөхәрәмов (1963–1982), Я.Г. Абдуллин (1982–1986), М.З. Зәкиев (1986–2000), Н.Ш. Хисамов (2001–2006) башкарлар. 2006 елның октябреннән Институт белән К.М. Миңнуллин җитәкчелек итә.

Бүген Институт татар академик фәне системасының әйдәп баручы фәнни-тикшеренү оешмаларыннан санала. ТӘҺСИ коллективы нәтиҗәле фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып бара һәм иҗади хезмәттәшлек рухы белән яши. 


Институтта татар теле белеме

Татар әдәбияты теориясе һәм тарихы

Татар халык иҗатын өйрәнү

Институтта сәнгать белеме