8 февраль – Фән көне
08.02.2024
Филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мәдәният ресурс үзәге «Tatfolk»ның «Милли кунакханә» тапшыруында катнашты.
«Tatfolk» ресурсында көн саен әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы вакыйгалар һәм кешеләр турында, шулай ук халык традицияләре һәм табигать һәйкәлләре турында мәкаләләр, әңгәмәләр, яңалыклар форматында материаллар бастырыла.
Ким Миңнуллин катнашында узган бүгенге чыгарылышта сүз Татарстанда фән үсеше турында барды.
Әңгәмә белән тулырак https://vk.com/video-206902542_456239528?list=aa77fd530cd3e0989f сылтамасы аша узып танышырга мөмкин.