«ХХ йөз башы татар Яңарышы һәм Г. Камал»

«ХХ йөз башы татар Яңарышы һәм Г. Камал» 01.02.2024       2024 елның 31 гыйнварында ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында танылган драматург, журналист, татар театрын оештыручыларның берсе Галиәсгар Камалның тууына 145 ел тулуга багышланган түгәрәк өстәл узды. 
   Утырышны институт директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин ачып җибәрде. Оештыручылар исеменнән анда катнашучыларны – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, ТР Язучылар берлеге, фәнни һәм белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләрен һ.б. сәламләп, ул Г. Камал эшчәнлегенең күпкырлы булуын, әдипнең әсәрләре бүгенге көндә дә бик актуаль булуын билгеләп үтте. Әлеге сүзләргә кушылып, Республика Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Ихсанова үзенең сәламләү сүзендә ТӘҺСИ тарафыннан 2024 елда оештырылган беренче түгәрәк өстәлнең Г. Камал тормышына һәм иҗатына багышлануы символик булуын ассызыклады. 
   Филология фәннәре докторы, әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов үз чыгышында Г. Камал шәхесе һәм иҗаты темасын ачуга басым ясады; XX гасыр башында формалашкан вәзгыять кысаларында драматург карашларының демократик булуын, аның сәяси үзаңын билгеләп үтте. 
     Г. Камалның бөтен тормышы театр белән бәйле булган: ул пьесалар гына язып калмыйча, сәхнә өчен декорацияләр дә уйлап тапкан, спектакльләр өчен афишалар ясаган, шул ук вакытта үз чорының күп санлы карикатуралар авторы да булган. Сәнгать фәннәре докторы, Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанованың түгәрәк өстәлдәге чыгышы Галиәсгар Камалны рәссам буларак күрсәтүгә багышланган иде. 
     ТР ФА Ислам тикшеренүләре үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин чыгышында Г. Камал XX гасыр башы иҗтимагый-сәяси тормышы контекстында бәяләнде. 
     Докладлар белән шулай ук филология фәннәре кандидаты, институтның Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Айгөл Сәлихова-Габәши («Г. Камал пьесалары театр сәхнәсендә»), тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты фәнни хезмәткәре Илнар Гарифуллин («1917-1918 еллардагы милли күтәрелеш чорында татар зыялылары») чыгыш ясады. 
    Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Галиәсгар Камалның Казанда яшәүче туганнан туганы Искәндәр Камаловның истәлекләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул Г.Камал һәм аның гаиләсе, туганнары (алар арасында, билгеле булганча, театр эшлеклеләре дә бик күп), үзе бастырган китаплар турында сөйләде. 
    Язучы, драматург, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Г. Камал Татарстанның мәдәни мирасын формалаштыруда мөһим роль уйнаган шәхес. Филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина фикеренчә, Камалны драматург буларак кына түгел, ә татар халкының бөек шәхесе, XX гасыр башы татар Яңарышына зур өлеш керткән җәмәгать эшлеклесе буларак та күрсәтүче саллы китап әзерләү һәм бастырып чыгару зарур. Бу фикерне филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин да хуплап чыкты. Галим шулай ук бүгенге түгәрәк өстәлнең Г. Камал тормышын, эшчәнлеген һәм иҗатын өйрәнүдә тагын бер адым булачагына, бу юнәлештә яңа тикшеренүләргә этәргеч бирәчәгенә ышанычын белдерде гомуми фикер алышу вакытында.

      

Возврат к списку