Ихлас күңелдән котлыйбыз!

Ихлас күңелдән котлыйбыз! 09.02.2024       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Миңнуллин Ким Мөгаллим улы «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнде. 
      Әлеге югары бүләкне К.М. Миңнуллинга, күпьеллык нәтиҗәле фәнни эшчәнлеге, татар халкының телен һәм мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга мөһим өлеш кертүе өчен, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Россия фәне көне уңаеннан уздырылган тантаналы чарада Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры В.Н. Фальков һәм Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов тапшырды. 
     Ким Мөгаллим улын әлеге мөһим вакыйга белән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңа фәнни ачышлар, һөнәри казанышлар телибез!

Возврат к списку