Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә 2023 ел өчен ТР Дәүләт премияләре тапшырылды

Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә  2023 ел өчен ТР Дәүләт премияләре тапшырылды 02.02.2024        Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан премияләрне, дипломнарны һәм ТР Дәүләт премиясе тамгаларын алган лауреатлар арасында Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре дә бар. 
     Филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Тимерханов Айнур Әхәт улы (проект җитәкчесе), филология фәннәре кандидатлары, ТӘҺСИнең лексикография бүлеге хезмәткәрләре Таһирова Фәридә Инсан кызы, Сабитова Илһамия Исламетдин кызы, Галимова Ольга Николаевна, Сафина Элвира Ирфат кызы, Сәфәров Ринат Таһир улы (бүлек мөдире), Гаффарова Фирая Фаяз кызы һәм Сабирова Гөлзадә Гәрәфетдин кызы составындагы галимнәр төркеме Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы премиясенә «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» өчен лаек булды. Әлеге 6 томлык басма барлык төр сүзлекләр арасында иң тулысы,ул татар теленең лексик-фразеологик байлыгының төп фонды (якынча 70 000 сүз һәм 10 000 җөмлә) теркәлгән фәнни тасвирлау һәм саклау чарасы булып тора. 
   "Быел без белемнең төрле өлкәләрендә күренекле нәтиҗәләргә ирешкән галимнәрне хөрмәтлибез – филологиядән алып геодезиягә кадәр, авыл хуҗалыгы фәннәреннән алып транспорт машиналары төзелешенә кадәр. Сезнең хезмәтләрегезне теоретик яңалык кына түгел, ә югары гамәли кыйммәт тә аерып тора. Сезгә ирешкәннәрегездә тукталмаска һәм яңа максатларга һәм ныклап алга барырга телим. Ышанам, сезнең төп казанышларыгыз әле алда!"- диде Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучыларга һәм лауреатларга мөрәҗәгать итеп.   Ул шулай ук бүгенге очрашуның үзенчәлекле булуын – республикада Россия фәне көненә багышланган тантаналы чаралар сериясен ачуын һәм Татарстанның Фәнни-технологик үсеше елында узуын билгеләп үтте.

Возврат к списку