«Ризаэддин Фәхреддин һәм хәзерге заман»

«Ризаэддин Фәхреддин һәм хәзерге заман» 02.02.2024        Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы А.М. Закирҗанов бөек педагог, галим, җәмәгать эшлеклесе Р. Фәхреддиннең тууына 165 ел тулуга багышланган «Ризаэддин Фәхреддин һәм хәзерге заман» I Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашты һәм доклад белән чыгыш ясады. 
  Әлфәт Закирҗанов үз чыгышында атаклы мәгърифәтче һәм дин әһеленең киңкырлы эшчәнлегенә тукталып, аның хезмәтләренең үз вакыты һәм бүгенгебез өчен әһәмиятен ассызыклады. Әдип буларак Р.Фәхреддин әсәрләрендә мәгърифәтчелек эстетикасы чагылышы үзенчәлекләрен, сәнгать чараларын, аларның функцияләрен һәм татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын алып торуын билгеләп үтте. 
     Конференция 27 гыйнварда Казандагы «Күнекмәләр академиясе» («Академия навыков») гомум белем бирү мәктәбендә узды.

  

Возврат к списку