Физика, энергетика һәм җир шары турындагы фәннәр бүлеге

Физика, энергетика һәм җир шары турындагы фәннәр бүлеге

Бүлекне җитәкли 

ТР ФА нең мөхбир әгъза Кашапов Наиль Фаик улы.

Бүлек галимнәре:
   ТР ФА нең хакыйкый әгъзалары
       Абдуллин Айрат Лестал улы,
       Бикмаев Илфан Фәрит улы,
       Гыйльметдинов Альберт Харис улы,
       Ибатуллин Равиль Рустам улы,
       Ильясов Ахат Вахит улы,
       Мөслимов Ренат Хәлиулла улы ,
       Песошин Валерий Андреевич,
       Саләхов Мәкъзүм Хәлимулла улы ,
       Салихов Кев Миңнулла улы,
       Сәгъдиев Роальд Зиннур улы,
       Сәхибуллин Наил Абдулла улы,
       Тагиров Ленар Рафгат улы,
       Хисамов Рәис Салих улы
   ТР ФА нең мөхбир әгъзалары
       Иванов Владимир Петрович,
       Ларочкина Ирина Андреевна,
       Тагиров Мурат Салихович,
       Тимеркаев Борис Ахунович
   ТР ФА нең шәрәфле әгъзалары
       Гыйльфанов Марат Равил улы,
       Залиханов Михаил Чоккаевич,
       Мостюков Илдус Шәйхелислам улы ,
       Сюняев Рашид Алиевич,
       Тәхәветдинев Шәфәгать Фәхраз улы
ТР ФА нең чит ил әгъзалары
       Любитц Вольфганг,
       Мёбиус Клаус ,
       Хенниг Юрген


Д.Менделеевның “Фән яктысыннан башка нефть булса да, караңгылык” сүзләре физика, энергетика һәм Җир шары белемнәре бүлегенең эшчәнлегенә эпитет булып тора.

Бүлек әгъзалары арасында фән һәм техника өлкәсендәге Ленин бүләгенең 3 лауреаты, СССР дәүләт бүләге һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләгенең 7 лауреаты.

Бүлек каршында “Югары катлам физикасы һәм перспективалы технологияләр”, “Радиоэлектрон системалар һәм информацион технологияләр”, файдалы казылмаларны булдыру һәм үзләштерү үзәге, нефть урыннарын эшкәртү ысулларын камилләштерү үзәге, “Дулкын” гравитацион-дулкынлы тикшеренүләр фәнни үзәге, астрофизика лабораториясе, табигый мәсьәләләр буенча 5 фәнни шурасы кебек фәнни-тикшеренү үзәкләр оештырылган.

Тикшеренүләр Татарстан Республикасында фәннең приоритет юнәлешләрен үстерү Программасы нигезендә “Физика һәм энергетика өлкәсендә перспектив материаллар һәм технологияләр” һәм “Ягулык-энергетика һәм чимал ресурслары, энергия саклаучы технологияләр һәм аларны үзләштерү” юнәлешләрендә бара.

Бүлек галимнәре тарафыннан фотосинтезның беренче стадиясендә ЭПР спектрларының корылмалары теориясе барлыкка китерелде. Үзебездә түбән кырлы МРМ томографын барлыкка китерү проектын тормышка ашыру бара. Төрле составтагы пардан углеводородны чыгару технологиясе эшләнгән. Аны Россиянең башка регионнарына кертүнең икътисади эффективлыгы миллиард сумнан артык тәшкил итә. Нефть өлкәсендәге әйләнә-тирәне төзекләндерү юнәлешендә технологик алга китеш булдырылды. Әлеге эшкәртмәләрнең еллык эффективлыгы елына 400 млн сумга җитә.

Девон су коллекторларының горизонталь баганаларын эшкәртү эффективлыгы исбатланды.

Нефтьне чыгару пластларын күтәрү нефть урыннарын эшкәртү проектларында төп элемент булып тора.

Онкология авыруларны диагностикалау һәм дәвалау методларын эшкәртү физика һәм медицина кисешендәге актуаль темага багышланган. Шулай ук МР томограф методы белән 20 мең пациент тикшерелде. Баш мие, умыртка сөяге, онкология авыруларына диагнозлар куелды.

Киләчәккә күз тотылган тикшеренүләр дә үткәрелә. Мәсәлән, квант компьютер өлкәсендә ЯМР квант компьютерының принципиаль проекты эшләнгән.

КГУ, АН РТ, ИКИ РАН, ТЮБИТАК (Төркия) арасындагы фәнни хезмәттәшлек турындагы шартнамә нигезендә Милли төрек астрономия обсерваториясендә урнаштырылган 1,5 метр телескобы ярдәмендә мөһим нәтиҗәләр чыгарырга ярдәм итүче асторономия тикшеренүләр алып барыла.