Мёбиус Клаус

Мёбиус Клаус

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы

Клаус Мёбиус


1936 елда Берлинда туган. 1962 елда Берлин Ирекле университетының физика факультетын тәмамлаган. Биредә ул 1965 елда беренче фәнни дәрәҗәсен ала, ә 1969 елда эксперименталь физика буенча докторлык диссертациясен яклый. Бер ел Калифорния университеты – Риверсайдта постдокторант булып эшләгәннән соң, 1971 елда Берлин Ирекле университетында профессор буларак эшли башлый.

1991-1993 елларда ул Берлин Ирекле университетында декан урынбасары һәм физика факультетының деканы булып эшли. 1972 һәм 2005 еллар аралыгында Deutsche Forschungsgemeinschaft (DFG) 5 өлкә проекты приоритетлы программасының бүлек директоры, Volkswagen Фонды, Европа фәнни фондының директоры булып тора.

1998-2006 елларда ул DFG «Высокополевой ЭПР» («Югары кырлы электрон парамагнитлы резонанс») приоритетлы программасы проектының координаторы һәм бүлек директоры, 1991-1994 елгы группаларда электрон парамагнитлы резонанс Европа федерациясе президенты, 1996-1999, 2012-2014 елларда Халыкара ЭПР (IES) җәмгыяте вице-президенты.

Ул Иерусалимның Яһүдләр университетында (1980), Мадрасның Индия технологик институтында (1983), Падуя Университетында (1997), Тохоку, Сендай Университетларында (2001) чакырылган профессор, Иерусалимның Яһүдләр университеты перспектив тикшеренүләр институтында (1990/91) һәм Болонья Университетында шәрәфле әгъза булып тора.

Аның тарафыннан электрон парамагнитлы резонансның күпрезонанслы һәм күпьешлыклы спектроскопия методлары үстерелә. Эзләнүләренең күренекле үрнәкләре булып табигый һәм ясалма фотосинтезда молекулалы күчү системалары тора. 2009 елдан ул Рурдагы Мюльхайм шәһәрендә Макс Планк исемендәге җәмгыятьнең биоорганик химия Институтында галим-кунак булып тора.

Ул – күп кенә бүләкләргә ия шәхес. Шулар арасында Король химия җәмгыятенең Брукеров премиясе (1987); Макс Планк исемендәге Җәмгыять премиясе (1992); Завойский исемендәге Халыкара премия (Яков Лебедев белән берлектә, 1994); Электрон парамагнитлы резонанс Халыкара җәмгыятенең көмеш медале (1996); Корнелль универитетының Рёсслер премиясе (2001); Электрон парамагнитлы резонанс Халыкара җәмгыятенең алтын медале (2001); Воеводский исемендәге РФА Себер бүлеге премиясе (2006); халыкара хезмәттәшлеге өчен (Verdienstkreuz 1. Klasse) ФРГ (2006) Тәресе белән бүләкләнә.

Клаус Мёбиус Венециядәге «Istituto Veneto di Scienze, Lettere ed Arti» академиясендә чит ил әгъзасы булып тора (220); Магнитлы резонанс халыкара җәмгыятенең (ISMAR) (2009) һәм ЭПР (IES) Халыкара җәмгыятенең (2011) шәрәфле әгъзасы.