Сәхибуллин Наил Абдулла улы

Сәхибуллин Наил Абдулла улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Наил Абдулла улы Сәхибуллин


1940 елда туган. ТР ФА академигы (1992), физика-математика фәннәре докторы, профессор. ТР һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе. КДУның астрономия кафедрасы мөдире, В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе директоры.

КДУны кызыл дипломга тәмамлый. Аспирантурага калдырыла, соңрак астрономия кафедрасы ассистенты булып эшли. 1969 елда КДУда теоретик астрофизика өлкәсендә яңа фәнни юнәлеш нигезләрен салган «Планетар томанлык үзәкләре атмосфераларының модельләре» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1987 елда Ленинградта докторлык диссертациясе яклый. Локаль термодинамик тигезлектән тыш йолдыз спектрларын анализлау методын эшли. Әлеге методның йолдыз спектрларында юнәлешләр интенсивлыгын санап чыгару өчен эффектив һәм физик яктан нигезле булуы ачыкланган. Бу метод нигезендә Н.А. Сәхибуллин традицион якын килү белән аңлатылмаган астрофизик күренешләрне аңлата. Моннан тыш, ул ялгыз йолдызлар спектрларындагы яңа астрофизик күренешләрне, мәсәлән, кайбер спектраль линияләрдәге эмиссияләрне, алдан әйтә, бу безнең Галактикада матдәнең химик эволюциясендә мөһим закончалыкларны ачыклау мөмкинлеге бирде. Соңгы елларда Н.А. Сәхибуллин һәм аның укучылары бу методны башка астрофизик объектларны өйрәнү өчен дә уңышлы куллана башладылар. Н.А. Сәхибуллин төзегән Казан астрофизика мәктәбе Россия фәнни җәмәгатьчелеге тарафыннан йолдыз спектрларын интерпретацияләү өлкәсендә иң авторитетлы дип санала.

Н.А. Сәхибуллинның хезмәтләре дөнья астрономик әдәбиятында яхшы билгеле һәм алардан еш өземтәләр бирелә.

Н.А. Сәхибуллин берничә тапкыр, уртак фәнни хезмәттәшлек өчен, АКШ, Франция, Голландия, ГФРга чакырылды, моның нәтиҗәсендә Казан астрономнары беренче тапкыр иярченнәр ярдәмендә астрономик күзәтүләргә чыгу мөмкинлеген алдылар.

Халыкара астрономия союзы, Европа астрономия җәмгыяте, Евразия астрономия җәмгыяте әгъзасы итеп сайланган, Россия ФА каршындагы «Йолдыз һәм томан физикасы» секциясе җитәкчесе һәм “Йолдыз атмосфералары” эшче группасының рәисе булып тора. 1992 елда Н.А. Сәхибуллин ТР Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы һәм Физика, энергетика һәм Җир турында фәннәр бүлеге академик-секретаре итеп сайлана.

Н.А. Сәхибуллин КДУның фәнни астрономик бүлекләренең (АОЭ, Төньяк-Кавказ астрономик станциясе, астрофотометрия һәм йолдыз атмосфералары лабораториясе) эшчәнлеген тәэмин итү буенча зур фәнни-оештыру эше алып бара. Аның тарафыннан Космик тикшеренүләр институты (Мәскәү) һәм Төркия милли обсерваториясе белән берлектә 1,5 метр диаметрлы халыкара РТТ150 телескопы ясау белән уңышлы фәнни җитәкчелек ителә. Хәзерге вакытта бу иң заманча җиһазланган телескоп ярдәмендә яңа объектлар эзләү буенча тикшеренүләр, шулай ук, INTEGRAL орбиталь обсерваториясен кулланып, халыкара программа буенча энергетик яктан иң көчле объектларны (гамма-вспышкаларны) тикшерүләр үткәрелә.

30 елдан артык вакыт дәвамында Н.А. Сәхибуллин КДУда зур педагогик хезмәт алып бара. Ул астрофизиканың төп бүлекләре буенча лекцияләр укый. Ул җитәкләгән астрономия кафедрасы Россиядә бер үк вакытта ике белгечлек – астрономия һәм астрономогеодезия буенча кадрлар әзерләүче бердәнбер үзәк. Соңгы елларда икенче белгечлек буенча кадрлар әзерләү Татарстан Республикасының кадастр төзегәндәге ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән.

Ул 150гә якын мәкалә һәм 2 монография бастырып чыгара. Аның 9 укучысы кандидатлык диссертациясе яклый.

Фәнни уңышлары һәм фәнни-оештыру эшләре өчен, Н.А. Сәхибуллин Россия ФАнең Россиядә астрофизика буенча иң яхшы эшләрнең А.А. Белопольский исемендәге премиясенә лаек була, «Кто есть кто в России» (1999, 2008), «Дөньяның күренекле лидерлары» (АКШ, 1998), «Ел кешесе» (Англия, 2000), «XXI гасырның 2000 атаклы интеллектуалы» (Англия, 2000) библиографик белешмәлекләргә кертелә.

Тел.: (843) 292-49-00

Факс: (843) 292-77-97

Е-mail: Nail.Sakhibullin@ksu.ru