Мостюков Илдус Шәйхелислам улы

Мостюков Илдус Шәйхелислам улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Илдус Шәйхелислам улы Мостюков


1928 елда туган. ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы, техник фәннәр кандидаты. РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. А.Н. Туполев исем. КДТУның шәрәфле профессоры. Ил күләмендә гомумсоюз дәрәҗәсендәге генераль конструктор һәм «свой – чужой» («үзеңнеке – читнеке») дәүләти тану системасы буенча илдәге баш институтның шәрәфле директоры.

Әлеге вазифаларда 28 ел дәвамында эшләү вакытында И.Ш. Мостюков тарафыннан институтның фәнни, җитештерү, технологик һәм сынау базалары төзелә, аларның берничә тапкыр саны арттырыла, берничә җитештерү корпусы сафка кертелә.

Генераль конструктор вазифасында И.Ш. Мостюков илнең яңа тану системасын һәм аның чараларын барлыкка китерү юлында турыдан-туры фәнни-техник җитәкчелек итә, әлеге системаны Радиосәнәгать министрлыгы, Суднолар төзү сәнәгате министрлыгы һәм башка министрлык предприятиеләрендә булдыруга җәлеп ителгән аңа буйсынган институт коллективлары, башка бик күп фәнни-тикшеренү институтлары һәм конструкторлык бюроларының баш конструкторлары эшчәнлегенә юнәлеш бирә һәм аларны координацияли. И.Ш. Мостюков катнашында система, аның чаралары һәм тулы масштаблы гаскәри сынаулар кулланышка кертелә һәм илебезнең иминлеген тәэми итә.

И.Ш. Мостюков радиоэлектрон тану системалары теориясе һәм практикасына зур өлеш кертә, институтның фәнни-техник советы эшенә алмашсыз җитәкчелек итә. 100дән артык басылып чыккан фәнни хезмәте бар, шул исәптән уйлап табуның егерме дүрт авторлык таныклыгына ия. Ул – институт тарафыннан башкарылган тану мәсьәләләре буенча фәнни-тикшеренү эшләре җитәкчесе. Аның нигезле консультацияләре ярдәмендә СССРның Радиосәнәгать, Оборона, Югары һәм урта махсус белем бирү министрлыкларындагы предприятие һәм оешмаларында фән докторлары һәм кандидатлары хәзерләнә. Үз вакытында И.Ш. Мостюковның инициативасы белән катлаулы радиоэлектрон системалар һәм аларның составына кергән чараларны җитештерү кебек төп мәсьәләне чишү өчен академик Ю.В. Гуляев җитәкчелегендә СССР ФА Радиотехника һәм электроника һәм Казан радиоэлектроника Фәнни-тикшеренү институтлары нигезендә уртак фәнни лаборатория оештырыла.

1980 елда «Гомумгаскәр радиолокацион бердәм дәүләт тану системасы»н оештырган, дәүләт дәрәҗәсендә мөһим булган фәнни-техник мәсьәләне хәл иткән өчен И.Ш. Мостюков Социалистик Хезмәт Герое исеменә, ул җитәкләгән институт Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек дип табыла.

Хәзерге вакытта И.Ш. Мостюков, «Радиоэлектроника» Федераль фәнни-җитештерү үзәгенең шәрәфле директоры буларак, фәнни эш белән шөгыльләнүен дәвам итә. «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасының оештыручысы һәм рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы советы әгъзасы, «Татарстан – яңа гасыр» иҗтимагый-сәяси хәрәкәте сәяси советы әгъзасы булып тора. Казан шәһәренең шәрәфле гражданины, «Радиоэлектроника» Федераль фәнни-җитештерү үзәге берләшкән фәнни-техник советының, Казан радиоэлектроника Фәнни-тикшеренү институтлары һәм Казан хисаплау системалары фәнни-тикшеренү институтының шәрәфле әгъзасы.

Тел.: (843) 272-05-55

Факс: (843) 272-28-01

Еmail: olegur@bk.ru, sannikovafi@netcom.tatenergo.ru