Хисамов Рәис Салих улы

Хисамов Рәис Салих улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Хисамов Рәис Салих улы


1950 елда туган. Геология-минералогия фәннәре докторы, профессор, «Татнефть» ААҖнең баш геологы – генераль директор урынбасары. СССР Нефть һәм газ сәнәгате министрлыгы премиясе, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе, академик И.М. Губкин исемендәге премия, РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендәге премиясе лауреаты.

Р.С. Хисамов – геология, нефть һәм газ чыгу урыннарын эзләп табу, эшкәртү һәм эксплуатацияләү системаларын камилләштерү, нефть алуны арттыру өлкәсендәге фәнни кызыксынулары киң диапазонлы булган югары квалификацияле белгеч.

Аның инициативасы буенча һәм турыдан-туры җитәкчелеге һәм шәхси катнашуында «Татнефть» компаниясенең позицияләрен ныгытуга зур тәэсир ясаган геологоразведка эшләре, нефть чыгару урыннары белән эшләү технологияләре юнәлешләре буенча бик күп фәнни проектлар эшләнгән.

Р.С. Хисамов катнашында Татарстан территориясендә генә түгел, Сирия, Ливиядә дә нефть һәм газ яткан урыннарны эзләү методикасын камилләштерү буенча эшләр үткәрелә.

502 фәнни публикация, шул исәптән 29 монография (484е – докторлык диссертациясе яклаганнан соңгы хезмәт), шулай ук 417 авторлык таныклыгы һәм патентлар белән якланган уйлап табулар (шул исәптән 408е – докторлык диссертациясе яклаганнан соң) авторы.

Р.С. Хисамовның хезмәтләре нефть һәм газ катламнарының урнашу закончалыкларына һәм углеводород җыелмалары юнәлешләрен тикшерү эшләренең мөһим проблемаларына, углеводород җыелмалары урыннарын эзләү юнәлешләрен һәм методикасын фәнни нигезләү, күп катламлы нефть чыгу урыннарын эшкәртүгә әзерләү, геологик төзелмә үзенчәлекләренең проектлауга тәэсире, нефть туу урыннарын эшкәртүне анализлау һәм камилләштерүгә багышланган. Аның хезмәтләрендә нефть чыгу урыннарын эшкәртү процессларын көйләү һәм контрольдә тотуның яңа методларын барлыкка китерү һәм фәнни нигезләүгә, катламнарның нефть бирүен арттыруның яңа методларын куллануга, эшкәртүнең соңгы стадиясендә катламнарны эксплуатацияләүнең эффективлыгын арттыруга, эшкәртү процессларын камилләштерүгә аерым игътибар бирелә.

Аның катнашында артык үзле нефть чыгу урыннарын эшкәртүнең комплекслы технологиясе уйлап табылган, җитештерүгә кертелгән. Моның өчен Р.С. Хисамов РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендә 2012 ел өчен премиясенә лаек булган.

Р.С. Хисамов кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирә. РФ Мәгариф министрлыгы карары белән 2005 елдан аңа нефть һәм газ табылу урыннарын эшкәртү һәм эксплуатацияләү кафедрасы профессоры гыйльми исеме бирелә. Аның җитәкчелегендә, фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алу өчен, 7 диссертация әзерләнгән һәм якланган.

Республика һәм «Татнефть» җитәкчелегенең максатчан эшчәнлеге аркасында, оешманың баш геологы Р.С. Хисамов катнашында соңгы елларда 80 % нефть чыгару урыннарыннан артык үзле нефть табуга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтү чаралары нигезләнгән. Салым салуның дәүләт тарафыннан көйләгән чаралары хисабына артык үзле нефть чыгу запасларын үзләштерү һәм чыгаруның югары технологияле проектлары эшләнә. Р.С. Хисамов катнашында кулланылышка кертелә торган яңа метод һәм технологияләрне куллану нигезендә соңгы 5 елда «Татнефть» ААҖе буенча нефть алуны 25766дан 26005 мең тоннага кадәр арттыруга ирешелә. Р.С. Хисамов үзе һәм аның җитәкчелегендә үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләрен куллану өстәмә рәвештә 8 млн. тоннага якын нефть табу һәм җитештерүдә сизелерлек икътисади табыш – 7,3 млрд. сум алу мөмкинлеге бирде.

Р.С. Хисамовның фәнни һәм җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләре дәүләт дәрәҗәсендә танылу алды – ул Дуслык ордены белән бүләкләнде, берничә дәүләт премиясе лауреаты булды.

Р.С. Хисамов – Россия табигать фәннәре академиясе һәм Россия тау фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы, Нефтьне фәнни-тикшерү һәм проектлау институтының докторлык диссертацияләре яклау буенча совет әгъзасы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының запаслар буенча дәүләт комиссиясе һәм Кластер үсеше үзәгенең фәнни-техник сфераларында эксперт. Нефть һәм битум чыгу урыннарын эзләү, тикшерү һәм эшкәртү өлкәсендәге барлык әһәмиятле форумнарның актив катнашучысы булып тора.