Тәхәветдинев Шәфәгать Фәхраз улы

Тәхәветдинев Шәфәгать Фәхраз улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Шәфәгать Фәхраз улы Тәхәветдинев


1946 елда туган. Икътисад фәннәре докторы (2003). Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгате, Ягулык һәм энергия министрлыгының атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе. ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы.

Үзенең хезмәт юлын 1964 елда Әлмәт бораулау эшләре идарәсендә бораулаучы ярдәмчесе булып башлап җибәрә, аннан соң нефть чыгару буенча оператор, җир асты скважиналарын төзәтү мастеры, катлам басымын саклап тоту цехы җитәкчесе, 1978 елдан 1983 елга кадәр «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы булып эшли, шуннан соң ике ел дәвамында «Әлмәтнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсен җитәкли. 1985-1990 елларда Лениногорск шәһәр комитеты партиясенең беренче сәркатибе, 1990 елдан алып 1999 елга кадәр «Татнефть» ААҖнең баш инженеры, генераль директорның беренче урынбасары вазыйфаларын башкара. 1999 елда «Татнефть» ААҖнең генераль директоры итеп куела. Әлеге вазыйфасын ул 2013 елга кадәр башкара. 2013 елның ноябрь аеннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисенең киңәшчесе итеп билгеләнә.

2003 елда Ш.Ф. Тәхәветдинов «Нефть һәм газ комплексы белән уңышлы идарә итүнең актуаль мәсьәләләре» дигән темага икътисад фәннәре буенча докторлык диссертациясен яклый.

2006 елда фән һәм техника өлкәсендәге Россия Федерациясе Хакимияте, 1996 елда Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Әлмәт берләшкән халык депутатлары Советы депутаты.

Хезмәт Кызыл Байрагы (1981), Дуслык (1999), IV дәрәҗә Хезмәт Кызыл Байрагы (1981), Дуслык (1999), IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» (2006), «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» (2006) орденнары, мактау билгеләре һәм Мактау грамоталары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

Тел.: Альметьевск, 8(8553) 25-58-56, 25-53-84

Факс: 8(8553) 30-78-00

E-mail: tnr@tatneft.ru