Сәгъдиев Роальд Зиннур улы

Сәгъдиев Роальд Зиннур улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Роальд Зиннур улы Сәгъдиев


1932 елда туган. РФА академигы (1991), ТР ФА академигы (1991), физика-математика фәннәре докторы, профессор. Социалистик Хезмәт Герое. Ленин бүләге лауреаты.

МДУны тәмамлый. И.В. Курчатов исем. Атом-төш энергиясе институтында, СССР ФА Себер бүлегенең Атом-төш физикасы институтында эшли, РФА Галәмне өйрәнү институты директоры (1973–1988) булып тора. СССР ФА Гомуми һәм гамәли физика бүлегенең мөхбир әгъзасы (1964), СССР ФА Гомуми физика һәм астрономия бүлегендә академик (1968). 1989 елдан башлап Мериленд университетында (АКШ) эшли, бер үк вакытта РФА Галәмне өйрәнү институтының баш фәнни хезмәткәре булып тора.

Заманча плазма физикасын тудыручыларның берсе. Хезмәтләре плазма физикасына (бәрмә дулкыннар, күчерү, тотрыксызлык процесслары), идарә ителә торган термик төш синтезы мәсьәләләре, космик физика өлкәләренә карый. Тороидаль плазмада күчеш процессларының неоклассик теориясенә нигез салучы. Ул дөньякүләм танылган физика мәктәбенә нигез сала.

«Космос», «Прогноз», «Интеркосмос», «Метеор», «Астрон», «Марс», «Венера» космик аппаратлар сериясендә, «Союз», «Салют» орбиталь комплексларында берничә уникаль тикшеренү программаларына җитәкчелек итә. Беренче мәртәбә киң фәнни кооперациядә тормышка ашырылган, космик тикшеренүләрдә тиңе булмаган «Вега» халыкара проектының фәнни җитәкчесе. «Лоцман» һәм «Фобус» проектлары белән идарә итә. Аның «Плазманың сызыкчасыз теориясе» һәм «Физиклар өчен плазма физикасы» (Л.А. Арцимович белән автордашлыкта) СССР, АКШ, Германия һәм башка илләрдә басылып чыга.

Макс Планк Җәмгыяте әгъзасы (Германия Фәннәр академиясе), АКШ милли фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы. Иминлек өчен галимнәр хәрәкәтендә әйдәп баручыларның берсе., Атом-төш янавына каршы булган, тынычлык яклы совет галимнәре комитетын җитәкли. Фәнни совет һәм журнал редколлегияләре составына керә. «Взгляд из черной дыры» китабы авторы. Биредә ул «математик аппарат һәм физик интуиция»гә таянып, хәзерге иҗтимагый процессларны сурәтли.

1984 елда тороидаль плазмадагы күчеш процессларының неоклассик теориясен булдырганы өчен (автордашлыкта) Ленин премиясенә лаек була. Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгән. СССРның халык депутаты итеп сайланган була.