Яңалыклар

     2019 елның 8 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Россия фәне көне уңаеннан тантаналы утырыш булып узды. Анда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы әгъзалары, Фәннәр академиясе институтлары хезмәткәрләре, Казан югары уку йортлары һәм шәһәр фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Награждение К М Минуллина тат
16.01.2019
   Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең югары бүләге – көмеш медальгә лаек булды.
Выездное заседание госсовета-тат
18.12.2018
    2018 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы узды. Әлеге утырышта гуманитар фәннәр үсеше мәсьәләсе каралды.
2018 елның 12 декабрендә Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулу уңаеннан «ХХ гасырның икенче яртысында милли әдәбиятлар яңарышы һәм Чыңгыз Айтматов» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә.
23 нче ноябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, гомуми тел белеме бүлеге баш хезмәткәре, “Татар әдәби теле тарихы”, “Татар әдәби теле. Семасиология”, “Төрки-татар әдәби теле...
Поздравление К.М. Миннулина
16.11.2018
Институт коллективы директорыбыз Ким Мөгаллим улы Миңнуллинны Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медаленә лаек булуы белән тәбрик итә, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, иҗади уңышлар һәм яңадан-яңа казанышлар тели.
2-я международная-тат
23.10.2018
   2018 елның 15–18 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган «ХХI гасырда филология һәм сәнгать белеме» темасына II Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе кысаларында чаралар үткәрелде.
Презентация Хроники Тукая-тат
17.10.2018
   “XXI гасырда филология һәм сәнгать белеме” темасына оештырылган II халыкара яшьләр фәнни мәктәп мәктәп эшчәнлеге кысаларында 2018 елның 16 октябрендә Габдулла Тукай әдәби музеенда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре (Рәмиев З.З., Ибраһимов М.И., Алиева Ә.Х., Ханнанова Г.М. Харрасова Р.Ф., Насыйбуллина...
Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты
13.10.2018
   2018 елның 16 октябрендә Габдулла Тукайның әдәби музеенда (Казан шәһәре, Тукай урамы, 74 нче йорт) Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан әзерләнгән «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар (1886-1907)»...
ХХI гасырда филология һәм сәнгать белеме
11.10.2018
      2018 елның 15-18 октябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты «ХХI гасырда филология һәм сәнгать белеме» темасына II халыкара яшьләр фәнни мәктәбе эшен оештыра.
   Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы филология фәннәре докторы, профессор Фәһимә Хисамова вафат булу сәбәпле, мәрхүмәнең тормыш иптәше -олпат галим, филология фәннәре докторы, профессор Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамовның, балалары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша....
Конференция Гаяз Исхаки тат
14.09.2018
    2018 елның 6-7 сентябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге чараның төп оештыручысы - Татарстан...

Pages: Prev. 1 ... 46 47 48 49 50 ... 52 Next