Чувашстанга экспедиция

Чувашстанга экспедиция 31.05.2022
      2022 елның 30 маенда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Чуваш Республикасы территориясендә татарлар күпләп яши торган Батыр, Комсомольски һәм Шемурша районнарына комплекслы экспедициясе старт алды.
      Экспедиция составына халык иҗаты (экспедиция җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, халык иҗаты бүлеге мөдире Илмир Ямалтдинов), лингвистика (филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина, филология фәннәре кандидаты, лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Әлфия Булатова), этномузыкология (Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Гөлназ Гилемьянова), халык һөнәрчелеге һәм кәсепләре (сәнгать белеме кандидаты, Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева), археография (филология фәннәре кандидаты, Язма мирас үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Ләйлә Гарипова) һәм эпиграфика (Язма мирас үзәге фәнни хезмәткәре Венер Усманов) буенча галимнәр керә.
     Ун көн дәвамында алар Батыр, Комсомольски һәм Шемурша районнары татарларының тел үзенчәлекләрен, халык авыз иҗатын, археографик мирасын, эпиграфик һәйкәлләрен, традицион музыка мәдәниятен, татар халык сәнгате үрнәкләрен өйрәнү белән шөгыльләнәчәк.

Возврат к списку