Казакъстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Узан улы Исхаков белән очрашу

Казакъстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Узан улы Исхаков белән очрашу 16.05.2022
      13 май көнне ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Казакъстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Узан улы Исхаков белән очрашу булды. Чара барышында институт һәм Генераль консуллыкның алдагы хезмәттәшлеге, фән һәм милли мәгариф өлкәсендә уртак эш юнәлешләре турында фикер алышынды.
      Татарстан һәм Казакъстан галимнәренең хезмәттәшлеге күптәнге традицияләргә ия. Ул ТӘҺСИ белән Казакъстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Фән комитетының М. Ауэзов исем. Әдәбият һәм сәнгать институты, Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университетның казакъ әдәбияты кафедрасы арасындагы фән өлкәсендәге хезмәттәшлек турындагы килешүләр нигезендә алып барыла: даими рәвештә уртак фәнни-гамәли конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һ.б. үткәрелеп тора, Казакъстан Республикасы фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре еш кына ТӘҺСИнең Язма мирас үзәгендә булган кулъязмалар һәм сирәк китапларны өйрәнәләр. 2016 елда институт хезмәткәрләренең Казакъстанга Семипалатинск шәһәрендә һәм башка якын-тирә торак пунктларда яшәүче татарларның рухи һәм матди мирасын өйрәнү буенча комплекслы экспедициясе оештырылды. Аның нәтиҗәләре буенча «Милли-мәдәни мирасыбыз: Казакъстан татарлары. Семей» басмасы дөнъя күрде.
      Очрашу барышында алга таба да хезмәттәшлекне дәвам итү, уртак эш юнәлешләре турында сүз барды.

Возврат к списку