«Ислам мәдәниятендә көйләп уку серләре» семинары

«Ислам мәдәниятендә көйләп уку серләре» семинары 26.05.2022
      20-21 майда Казанда һәм Болгар шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган «Илаһи моң - 2022» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы кысаларында чаралар узды. Шуларның берсендә – 20 майда Мәрҗани мәчетендә узган «Ислам мәдәниятендә көйләп уку серләре» дип аталган семинарда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнысова да катнашты.
      Оештыручылар һәм конкурсантлар белән беррәттән, чарада дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешмалар, югары уку йортлары вәкилләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән мөселман руханилары да катнашты. Гүзәл Юнысова үз чыгышында аларның игътибарын конкурсны үткәрүгә, башкаручыларның репертуарына кагылышлы, аерым алганда – мөнәҗәтләр башкару өчен ансамбльләр төзү турындагы актуаль һәм проблемалы мәсьәләләргә юнәлтте. Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләренең Россия татарлары күпләп яшәгән төбәкләргә фольклор экспедицияләре барышында мондый тәҗрибә белән инде очрашуын билгеләп, ул көйләп уку һәм башка халык иҗаты үрнәкләренең, җирле традицияләрнең аутентиклыгын саклап калырга һәм теркәргә кирәклегенә басым ясады.
      Чараны оештыручылар соравы буенча, Г.Ф. Юнысова чыгышында төп игътибарны әлеге бәйгедә катнашучылар, иҗат коллективлары җитәкчеләре һәм педагоглар өчен чыгарылган «Көйләп укырга өйрәнәбез: татар рухи мирасы әсәрләрен башкаручыларга методик әсбаб»ын бәяләүгә юнәлтте.
      Программаның беренче көн йомгаклау этабы Г. Камал исем. Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкта «Илаһи моң» конкурсы лауреатлары чыгышы белән тәмамланды.

Возврат к списку