«Мода һәм дизайн: тарихи тәҗрибә һәм яңа технологияләр» конференциясе

«Мода һәм дизайн: тарихи тәҗрибә һәм яңа технологияләр» конференциясе 01.06.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәрләре Ольга Улемнова һәм Людмила Шкляева 25-28 майда Санкт-Петербург дәүләт сәнәгать технологияләре һәм дизайн университеты базасында узган «Мода һәм дизайн: тарихи тәҗрибә һәм яңа технологияләр» XXV Халыкара фәнни конференциясендә катнаштылар.
      Конференция кысаларында кайбер чаралар Россия этнография музеенда һәм Дәүләт Эрмитажында узды. Шуларның берсендә сәнгать белеме кандидаты Ольга Улемнова «Заманча костюмда офорт куллану («Графком» төркеме һәм «АСТИ» галереясы тәҗрибәсеннән)» темасына доклад белән чыгыш ясап, Казан рәссамнарының иҗади тәҗрибәләрен һәм «Всадник» Казан халыкара басма графика биенналеның махсус проектларын тәкъдим итте.
      Сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляеваның 2017 елдагы комплекслы фәнни экспедиция материалларына нигезләнгән доклады Киров өлкәсе татарларының халык киеменә багышланган иде.

Возврат к списку