Россия этнография музеенда татар сәнгате

Россия этнография музеенда татар сәнгате 30.05.2022
       22-28 май көннәрендә ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәрләре – сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова, сәнгать белеме кандидатлары Ольга Улемнова һәм Людмила Шкляева, Санкт-Петербург шәһәрендә командировкада булып, Россия этнография музее фондларында һәм экспозицияләрендә татар сәнгате коллекцияләрен өйрәнү буенча эш алып бардылар.
      Галимнәр шулай ук Югары халык сәнгате мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар, Төньяк башкаладагы хезмәттәшләре белән элемтәләр урнаштырдылар.


Возврат к списку