«Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы» китабын тәкъдим итү

«Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы»  китабын тәкъдим итү 16.05.2022
      Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чаралар кысаларында 2022 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында күренекле этномузыколог, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кадыйровның «Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы» (Кадыйров И.Ш. Татар халкының туй җырлары: Себер ареалы / И.Ш. Кадыйров. – Казан, 2021. – 188 б.; 8 б. ил.) җыентыгын тәкъдим итү чарасы узды.
      Бу китап – татар этномузыкологиясендә туй фольклорына багышланган беренче җыентык. Анда авторның 1968-1977 елларда, үзе СССР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгән чорда, Омск, Төмән, Новосибирск, Томск һәм Кемерово өлкәләренә фәнни экспедицияләр вакытында җыйган Себер татарлары туй фольклоры үрнәкләре тәкъдим ителгән. Аларның күбесе – «Кияү типсәү» (кияү дуслары җырлары), «Күч җыры» (кәләшне ата-анасы йортыннан озатканда башкарыла торган җырлар) һ.б. – уникаль һәм бүгенге көндә инде онытыла бара. Китапта шулай ук туй табыннары вакытында башкарыла торган җырлар, Илгиз Кадыйровның Себер татарлары җыр фольклорын өйрәнүгә багышланган фәнни мәкаләләре урын алган. Барлык җырлар да авторның бүгенге көндә фән өчен зур әһәмияткә ия булган җентекле шәрехләре белән китерелә.
      Әлеге басма традицион татар мәдәнияте белән кызыксынучылар, бигрәк тә Себер татарлары өчен – көтеп алынган бүләк, һәм, һичшиксез, татар фольклористикасында зур вакыйга.
      Очрашу барышында Илгиз Кадыйров үзе катнашкан экспедицияләр турындагы хатирәләре белән уртаклашты, кунакларны Себер татарларының туй музыкаль фольклоры белән таныштырды, кайбер җырлар кичәдә китап авторы башкаруында да яңгырады.
      Чарада ТӘҺСИ директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Институтның сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, басманың фәнни мөхәррире, филология фәннәре докторы, халык иҗаты бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закирова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, Н. Җиһанов исем. Казан дәүләт консерваториясе доценты, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, «Сорнай» фольклор-этнография ансамбленең сәнгать җитәкчесе Ринат Гыйләҗев һәм башкалар чыгыш ясады.
     Марс Тукаев Илгиз Кадыйровка Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатын һәм истәлекле сәгатен, шулай ук басманың фәнни мөхәррире Илсөяр Закировага Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
     Чара институтның фәнни хезмәткәрләре, музыка белгечләре, фольклорчылар, Себер татарлары вәкилләре катнашында узды. Очрашу кысаларында оештырылган күргәзмәдә Илгиз Кадыйровның китаплары, фәнни эшләре һәм мәкаләләре тәкъдим ителде.

   

Возврат к списку