Жданов Ренад Ибраһим улы

Жданов Ренад Ибраһим улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Ренад Ибраһим улы Жданов


1944 елда туган. Химия фәннәре докторы, профессор. ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы. РМФАнең Гомуми патология һәм патофизиология ФТИның функциональ геномика һәм липидомика лабораториясе җитәкчесе, РФАнең Теоретик һәм эксперименталь биофизика институты баш гыйльми хезмәткәре.

Р.И. Жданов - Россиянең биоорганик химия өлкәсендә танылган галиме.

РМФАнең биомедицина химиясе ФТИның ген терапиясе лабораториясенең җитәкчесе (1995 - 2003) булып эшли.

Аның кызыксыну өлкәләре: нуклеин кислоталарының, мембрана липидларының һәм хроматинның үзлекләрен һәм комплекс төзелешләрен өр-яңа биофизик методлар һәм магнит радиоспектроскопия ярдәмендә тикшерү.

Ул – халыкара һәм илдәге нәшриятларда басылып чыккан 300дән артык фәнни хезмәт һәм 15 монография авторы. Аның «Bioactive Spin Labels» (1992, Springer) монографиясе ЭПРларның биологик аспектлары өлкәсендә иң әйбәт булып санала һәм 15 ел инде дөнья җәмәгатьчелегенә хезмәт итә. Аның спиннар – тамгалы биоактив кушылмалар барлыкка китерүгә керткән өлеше ЭПР методын биомедицинада куллану өчен бик әһәмиятле була. Хәзерге вакытта ул липид – нуклеин тәэсир итешүен һәм комплексларын физик методлар белән тикшерү өлкәсендә иң зур белгечләрнең берсе булып тора.

Озак кына Германия, Канада, Италия, Төркиянең әйдәп баручы фәнни учрежденияләрендә эшли, аның укучылары хәзерге вакытта Россия, АКШ, Германия, Италия, Яңа Зеландия, Төркия һәм Мисырда эшли.

Р. И. Жданов ТР ФАнең фәнни учрежденияләре, РФАнең КазФҮ һәм КДУ белән даими ныклы фәнни һәм иҗади элемтәдә тора, уртак фәнни тикшеренү проектларында катнаша. Ул 1980 – 2000 елларда Казанда фәнни учреждениеләрдә һәм симпозиумнарда дистәләгән лекцияләр укый, даими рәвештә Казанда якланган диссертацион хезмәтләрнең оппоненты буларак чыгыш ясый. 1993 – 1994 елларда профессор Р. Каптейн (Голландия) белән берлектә халыкара ”Applied Magnetic Resonance” журналы редакторы эшен уңышлы башкарып (Казан һәм «Шпрингер – Вена» нәшрияты), липид – нуклеин тәэсир итешүенә багышланган махсус номер чыгара.

Email: zrenad@gmail.ru