Акчурин Ренат Сөләйман улы

Акчурин Ренат Сөләйман улы

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы

Ренат Сөләйман улы Акчурин


1946 елда туган. Россия Медицина фәннәре академиясе академигы (1997), медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы. СССР Дәүләт премиясе лауреаты. Россия Медицина фәннәре академиясенең Кардиология фәнни үзәгенең Йөрәк-тамыр хирургиясе һәм ангиология бүлеге җитәкчесе.

И.М.Сеченов исем. Беренче Мәскәү медицина институтын тәмамлый (1971). Мәскәү өлкәсе Реутов шәһәр хастаханәсендә врач булып эшли (1971–1973), СССР Медицина фәннәре академиясенең фәнни хирургия үзәгендә кече һәм өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли (1975–1984).

Р.С.Акчуринның фәнни тикшеренүләре һәм гамәли сәламәтлек саклауга керткән өлеше микрохирургиянең барлыкка килүе, коронар микрохирургиянең үсеше белән бәйле.

Р.С.Акчурин илебездә микрохирургия үсешенең чишмә башында торучы, һәм аның очлыкларына травматик ампутация кичергән авыруларга микрохирургия ярдәме күрсәтүгә багышланган хезмәтләре барлык БДБ илләрендә микрохирургия ярдәме күрсәтүне оештыруның нигезен тәшкил итәләр. Р.С.Акчурин хезмәтләрендә кичектергесез микрохирургия мөмкинлекләре җентекләп өйрәнелә, очлыкларына травма белән бәйле зыян килгән авыруларны оператив дәвалау өчен этәргеч һәм тоткарлагыч шартлар билгеләнә. Эксперименталь хезмәтләрдә яяктан кул чугына бармаклар күчереп ялгау техникасы тәфсилләп эшләнә, микротамырлы анастомозларда төрле трансплантатлар күчереп ялгау өчен этәргеч һәм тоткарлагыч шартлар билгеләнә. Р.С.Акчурин бармаксыз кул чугына бармак куюның, “донор аяк табанын” реабилитацияләүнең оригиналь методикаларын эшли, очлыкларда микрохирургия операцияләре ясау өчен яңа микрохирургия кораллары уйлап таба. Йомшак тукымаларда травмалардан соң калган дефектларны каплау өчен методикалар тәкъдим итә.

Р.С.Акчурин җитәкчелегендә миокардта микрохирургия юлы белән реваскуляризация үткәрү методикасы эшләнә һәм илдә беренче буларак дәвалау гамәлендә кулланыла. Авторның күпсанлы тикшеренүләрендә коронар хирургиядә микрохирургия техникасын куллануның өстенлекләре күрсәтелә, диаметры 1 мм дан артмаган икенче дәрәҗә коронар артерияләрдә кан әйләнешен торгызу мөмкинлекләре ачып бирелә. Беренче булып бимаммар шунтлау һәм уң ашказаны-эч пәрдәсе артериясен кулланып миокардның тулы аутоартериаль реваскуляризациясен үткәрү методикасы тасвир ителә, коронар артерияләрне торгызу микрохирургиясендә кулланыла торган микрохирургия инструментлары җыелмасы уйлап табыла.

Р.С.Акчуринның күп кенә хезмәтләре ишемия аркасында йөрәктә барлыкка килгән өстәмә авыруларны – йөрәк җитешсезлеге, сул карынчык аневризмасы, ритм бозылуларны дәвалауга багышланган.

Р.С.Акчурин җитәкчелегендә Европада беренче буларак коронар һәм периферия артерияләрендә операция барышында лазер ангиопластикасы үткәрелә; микротамырлы анастомозларда авыруның үз тукымаларын кулланып торокодорзаль мускул трансплантаты пластикасы эксперимент буларак уйлап табыла һәм клиникада гамәлгә ашырыла; йөрәк-үпкә комплексын берьюлы күчереп утырту экспериментта уйлап табыла һәм клиникада гамәлгә ашырыла.

Миокардны саклау өлкәсенә караган хезмәтләре йөрәкнең ишемия авыруын оператив юл белән дәвалау өчен этәргеч шартлар санын арттырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, илдә беренче мәртәбә коронар кан юлы нык зараланган авыруга коронар синус ретроперфузиясе үткәрелә.

Соңгы елларда Р.С.Акчурин мультифокаль атеросклерозны дәвалау мәсьәләләренә аеруча күп игътибар бирә. Ул коронар артерияләрдә һәм аортада һәм аның тармакларында берьюлы һәм этаплап ясала торган реконструктив операцияләр өчен күп кенә яңа методикалар һәм критерийләр тәкъдим итә. Автор этаплап ясала торган операцияләрнең өстенлеген ышандырырлык итеп исбатлый.

Р.С.Акчуринның соңгы басылган хезмәтләрендә яңа проблемага игътибар ителә – онкологик авыруларны, шулай ук онкологик авыру йөрәкнең авыр формадагы ишемия авыруы белән катлауланган очракларны хирургик юл белән дәвалау өчен яңа технологияләрдән файдалану (ИК һәм Селл-сейвер техникалары).

Р.С.Акчурин – ике йөз туксаннан артык хезмәт авторы. Аларда реконструктив һәм пластик микрохирургия, шулай ук йөрәк-тамыр хирургиясенә караган күпсанлы иң мөһим мәсьәләләр чагылыш таба. Аның барлык фәнни ачышлары диярлек клиник гамәлгә кертелгән, бу аның гамәли сәламәтлек саклауга керткән өлешенең мөһимлеген һәм зурлыгын күрсәтә.

Р.С.Акчурин – Халыкара ангиологлар җәмгыяте әгъзасы, Реконструктив микрохирургия җәмгыяте әгъзасы, Россия йөрәк-тамыр хирурглары фәнни җәмгыятенең Президиум әгъзасы. РТФА, БР ФА академигы.

Тел.: (8495) 149-00-69, 414-61-43

E-mail: rsakchurin@list.ru