Ваһапова Гөлнар Рифат кызы

Ваһапова Гөлнар Рифат кызы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Гөльнар Рифат кызы Ваһапова


1964 елда туган. Медицина фәннәре докторы, профессор, «Федераль сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш агентлыгының Казан дәүләт медицина академиясе» ӨПБ ДМУның эндокринология кафедрасы мөдире.

Г.Р. Ваһапованың фәнни тикшеренү эшчәнлеге 2003–2008 елларда Россия фундаменталь тикшеренүләр фондының гранты һәм ТР Министрлар кабинеты карамагындагы НИОКР фонды һәм ТР ФАнең дүрт гранты ярдәме белән алып барыла. Г.Р. Ваһапованың төп фәнни нәтиҗәләре фундаменталь һәм клиник тиреоидология өлкәсенә карый. Үзәк урынны аутоиммун тиреоидит авыруының килеп чыгышын тикшерүгә, калкансыман биз авыруларының дифференциаль диагностикасы өчен ультратавыш допплерографиясен һәм магнитлы резонанс томографиясен куллануга багышланган хезмәтләр алып тора. Г.Р. Ваһапова ярымкискен тиреоидитның ультратавыш күрсәткән билгеләрен; тиреотоксикоз белән барган калкансыман биз авыруларының допплерография күрсәткән билгеләрен; аутоиммун тиреоидит авыруының агышында булган төрле клиник-морфологик вариантларның допплерография һәм магнитлы резонанс томографиясе ясаганда күренгән билгеләрен өйрәнә һәм тасвирлый. Әлеге табылган магнитлы резонанс билгеләре һәм калкансыман бизнең аскы артерияләрендәге систологик кан агымының максималь тизлеге күрсәткечен билгеләп алынган калкансыман бизнең васкулярлашу типлары хәзерге вакытта аутоиммун тиреоидитны дифференциаль диагностикалауда критерийләр буларак файдаланыла.

Г.Р. Ваһапова тарафыннан кан сүлендә ДНКны бәйли торган антитәнчекләрнең күләме белән калкансыман бизнең аутоиммун ялкынсынуының активлык дәрәҗәсе арасындагы бәйлелек билгеләнә. Антитәнчекләрнең аутоиммун тиреоидит белән авыручыларның кан сүленнән алынган натив ДНК белән тәэсир итешү механизмын һәм натив ДНК молекулаларын күреп бәяләү өчен беренче тапкыр атом-көч микроскопиясе кулланыла.

ДНК-ДНК-натив ДНКга гидролизлаучы антитәнчек комплексларының сурәте алына, әлеге антитәнчекләрдә ДНК активлыгы булу билгеләнә, аларның ДНК молекулалары белән тәэсир итешү механизмының процессив булмавы күрсәтелә, ә бу аутоиммун тиреоидит авыруының килеп чыгышын яхшырак аңларга ярдәм итә.

Хәзерге вакытта Г.Р. Ваһапова җитәкчелегендә аутоиммун тиреоидит булганда күзәнәкләрнең программаланган рәвештә үлүенең генетик маркерларын, 2нче тип шикәр диабеты вакытында тамырларның кискен тискәре үзгәрешләрен фаразлау критерийләрен, коронарография кичергән авыруларның калкансыман биз эшчәнлеге бозылуны фаразлау критерийләрен билгеләү кебек юнәлешләрдә тикшеренүләр алып барыла; бөер өсте бизләре шешләрен диагностикалау һәм дәвалау алгоритмнары эшләнә; ТРда гипофиз аденомасы эпидемиологиясе тикшерелә; ТРда шикәр диабеты белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын махсус критерийләр ярдәмендә бәяләү эше эшләнә; яралгыда тимус халәте өйрәнелә һ.б.

Г.Р. Ваһапова –116 публикация авторы, 10нан артык хезмәте тәрҗемә ителеп халыкара басмаларда чыккан. Фәнни эшчәнлегенең нәтиҗәләре белән белгечлек буенча республикада, Россиядә һәм Европада үткән конгрессларда чыгыш ясала, 2005 елдан 2010 елгача 32 фәнни доклад укыла.

Г.Р. Ваһапова 2 ачыш патенты авторларының берсе булып тора. «Кан сүлендә антитәнчекләрне билгеләү ысулы» исеме белән РФның Дәүләт ачышлар реестрында 27.03.2008 елда № 2320990 белән теркәлгән патент 2009 елда «Татарстан Республикасының ел ачышы» конкурсында II дәрәҗә дипломга лаек була.

Г.Р. Вагапова җитәкчелегендә медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә 3 диссертация әзерләнгән, хәзерге вакытта КДМА һәм КДУ гыйльми советлары раслаган темаларга 5 кандидатлык диссертациясе әзерләнә, 5 тикшеренү эше алып барыла.

Г.Р. Ваһапова зур фәнни-гамәли эш алып бара, халыкара күп үзәкле клиник эзләнүләрдә катнаша. Г.Р. Ваһапованың турыдан-туры катнашлыгы белән алып барыла торган «Гипофиз аденомаларын эндоскопик мониторинг астында алып барылган транссепталь транссфеноидаль микрохирургия ысулы белән алу» проекты 2008 елда «Татарстан Республикасының иң әйбәт товарлары – 2008» программасының I дәрәҗә дипломына һәм «Россиянең иң әйбәт 100 товары» программасының дипломына лаек була, 2011 елда Америка-Россия эшмәкәрләр берлеге тарафыннан «Innovations for investments» медале белән бүләкләнә.

Г.Р. Ваһапова – ЮАК тарафыннан рецензияләнә торган «Неврология хәбәрчесе», «Гамәли медицина» журналларының редакцион коллегия әгъзасы; «Росздрав КДМАсе» ӨПБ ДМУның гыйльми советы әгъзасы; ТР эндокринолог табипларның иҗтимагый оешмасының фәнни сәкатибе; «ТРда шикәр диабеты белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын күтәрү» республика максатчан программасының фәнни консультанты.