Бәдриев Илдар Борһан улы

Бәдриев Илдар Борһан улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Илдар Борһан улы Бәдриев

1957 елда туган. Физика-математика фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт университетының исәпләү математикасы кафедрасы мөдире.

И.Б.Бәдриев исәпләү математикасы өлкәсендә югары квалификацияле белгеч булып тора, 1978 елдан бирле Казан дәүләт университетының исәпләү математикасы кафедрасында эшли. 1983 елда физика-математика фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешә, 2001 елда – 01.01.07 – исәпләү математикасы белгечлеге буенча физика фәннәре докторы дәрәҗәсен алу өчен «Фильтрация һәм йомшак тышчалар теориясенең стационар мәсьәләләрен чишүнең якынча методлары» темасына диссертация яклый. 2003 елда исәпләү математикасы кафедрасында профессор гыйльми дәрәҗәсен ала.

И.Б. Бәдриевның төп фәнни нәтиҗәләре математик физиканың Банах һәм Гильберт фәзаларындагы икенче төр вариацион тигезсезлекләр белән белдерелгән сызы'кча булмаган мәсьәләләрне чишүнең математик модельләрен һәм сан методларын тикшерү өлкәсенә карый. Ул чикле градиент һәм өзекле канунга нигезләнеп, фильтрацияләүнең, шул исәптән ноктасыман чыганаклы, стационар мәсьәләләрнең математик модельләрен; челтәрле йомшак тышчаларның, вариацион һәм квазивариацион тигезсезлекләр рәвешендәге киртәләр булган очрактагы, теориясенең яссы һәм фәзалы стационар мәсьәләләренең математик модельләрен төзи һәм тикшерә. Монотон типтагы (псевдомонотон, тискәре бик монотон һәм бик монотон) операторлы һәм дифференциацияләнми торган кабарынкы функционаллы икенче рәт вариаион тигезсезлекләрне чишүнең итеграцион методларын тәкъдим итә, аларның җыелучанлыгын тикшерә.

И.Б. Бәдриев 140 фәнни һәм фәнни-методик хезмәт бастыра (шуларның 90ын – докторлык диссертациясен яклаганнан соң). Ул күп кенә гомумсоюз һәм гомумроссия конференцияләренең һәм семинарларының оештыру комитетының әгъзасы, гыйльми сәркатибе һәм рәис урынбасары булып тора. 6 укучысы – фән кандидаты һәм 1 укучысы – фән докторы. 1984 елның иң яхшы фәнни хезмәте өчен һәм 2007 елның иң әйбәт уку-укыту кулланмасы өчен Казан дәүләт университетның премияләре лауреаты. «Сызы'кча булмаган процессларны математик модельләштерү» фәнни семинарының җитәкчесе булып тора.

1984 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ул – КДУ ИМК факультетының редакторлык һәм нәшер итү советы рәисе, 1991 елдан бүгенге көнгә кадәр – КДУның редакторлык һәм нәшер итү советы әгъзасы, 2005 елдан – рәисе. «КДУ фәнни язмалары» журналының баш редколлегия әгъзасы, әлеге журналның «Физика-математика фәннәре» сериясенең җаваплы мөхәррире, «Гамәли математика и информатика тикшеренүләре» исемле фәнни җыентыкның фәнни редакторы, ике докторлык диссертацияләре яклау советы әгъзасы булып тора. 1991-2007 елларда 20дән артык фәнни проект һәм грантның (Россия фундаменталь тикшеренүләр фондының, РФ Мәгариф министрлыгының Фундаменталь табигать белеме конкурслар үзәге, «Россия университетлары», ТР ФА, Новосибирск грант үзәге һ.б.ш.), шул исәптән 2008 елда монография бастыруга Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды грантының фәнни җитәкчесе һәм җаваплы башкаручысы булып тора.

«Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең шәрәфле хезмәткәре» күкрәк билгесе, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнгән.

Тел.: (843) 231-51-67

Е-mail: ildar.badriev@ksu.ru