Шаһидуллин Рифгать Роальд улы

Шаһидуллин Рифгать Роальд улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе  мөхбир-әгъзасы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Экология проблемалары институты директоры

Рифгать Роальд улы Шаһидуллин


1961 елның 7 октябрендә Казанда туган.

1978 елда Казанның № 72 урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. 1983 елда Казан дәүләт университетының физика факультетының оптика һәм спектроскопия кафедрасын кызыл диплом белән тәмамлый.

1990 елда физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

2012 елда химия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1983-1994 елларда – Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең А.Е. Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтының химия-биология тикшеренүләре лабораториясендә стажер-тикшеренүче, инженер, өлкән инженер, кече фәнни хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр. Физик һәм химик тикшеренү методлары лабораториясендә эчке стажировка үтә.

1994-2008 елларда – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясе башлыгы (2001 елда – Татарстан Республикасы Әйләнә-тирәне һәм табигать ресурсларын саклау министрлыгы).

2008–2010 елларда – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Экология проблемалары институтының фән эшләре буенча директор урынбасары.

2010 елдан – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Экология проблемалары институты директоры.

Экологик эшчәнлек юнәлеше буенча фәнни кызыксынулары: әйләнә-тирәне саклау һәм табигатьне рациональ файдалану, экологик химия, экология-аналитика контроле, экологик мониторинг, әйләнә-тирә объектларын тикшерүнең физика-химия методлары.

Экология һәм әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә 100дән артык төрле дәрәҗәдәге басма хезмәтләр авторы һәм автордашы.