Щелкунов Михаил Дмитриевич

Щелкунов Михаил Дмитриевич

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Михаил Дмитриевич Щелкунов

1954 елда туган. ТР ФА хакыйкый әгъзасы (2019), ТР ФА Иҗтимагый-икътисадый һәм хокук фәннәре бүлеге академик-секретаре. Фәлсәфә фәннәре докторы, профессор. Казан федераль университетының Иҗтимагый-фәлсәфи фәннәр һәм гомум коммуникацияләр институты директоры.

М.Д. Щелкунов Казан, Татарстан Республикасы, Идел буе фәлсәфи һәм гуманитар җәмәгатьчелегенә яхшы билгеле. Аның фәнни кызыксыну даирәсе бик киң: фән фәлсәфәсе, мәгариф фәлсәфәсе, мәдәният фәлсәфәсе. Ул 200дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән гомуми күләме 100 басма табактан артык 7 монография һәм 5 брошюра авторы.

1970-1990 еллар фәнни хезмәтләрендә М.Д. Щелкунов мәдәният системасында фәнни белемнең үсеш диалектикасын анализлый, фәнни рациональлекнең тарихи типларының алмашыну закончалыкларын ачыклый. Моның нәтиҗәсе буларак “Дөньяга караш һәм гомумфәнни белем” монографиясе чыгара.

1990 еллар уртасыннан башлап М.Д. Щелкуновның фәнни кызыксынулары мәгариф фәлсәфәсе өлкәсендә туплана. Бу юнәлештәге тикшеренүләре академик җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнгән «Университет. Җәмгыять. Кеше» монографиясендә чагыла. М.Д. Щелкунов – төзүдә 58 ил галиме катнашкан, уникаль басма – «Глобалистика» Халыкара энциклопедик сүзлекнең авторлар коллективы әгъзасы.

М.Д. Щелкунов – грант системасы буенча фәлсәфи тикшеренүләрнең актив катнашучысы. Иҗади коллектив составында ул «Россия университетлары» (1994–1996) Федераль программасы буенча, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча (1996–2000), ТР ФАнең өч гранты буенча (2001–2007), РГНФ грантлары буенча (2007–2016) тикшеренүләр белән җитәкчелек итә. ХIХ (Мәскәү, 1993), ХХ (Бостон, 1998), ХХII (Сеул, 2008), ХХIII (Афина, 2013) Бөтендөнья фәлсәфә конгресслары, I-VII Бөтенроссия фәлсәфә конгресслары һәм төрле дәрәҗәдәге 130дан артык фәнни конференцияләрдә катнаша. 10 фән кандидаты һәм 1 фәлсәфә фәннәре докторы әзерли.

М.Д. Щелкунов киң фәнни-оештыру эше алып бара. ТР ФА ОСЭН каршындагы фәлсәфә буенча фәнни совет белән җитәкчелек итә, Россия фәлсәфә җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе рәисе һәм аның Президиумының әгъзасы булып тора. Фәлсәфә фәннәре буенча докторлык диссертацияләре яклау советы рәисе. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы дин мәсьәләләре буенча Совет каршындагы Эксперт Совет әгъзасы. Дәүләтнеке булмаган өч академия академигы.

ТРның атказанган фән эшлеклесе. РФ Хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге Премиясе лауреаты. ТР ФАнең “Фән үсешенә керткән өлеше өчен” көмеш медаленә ия була.

Тел.: (843) 233-77-07

Е-mail: Mikhail.Schelkunov@kpfu.ru