Штрайль Томас

Штрайль Томас

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы

Томас Штрайль


1952 елда туган. Фәннәр докторы, профессор. Геокуркынычлык тикшеренүләре Халыкара җәмгыятенең вице-президенты, Атом энергиясе буенча халыкара агентлыкның эксперты, SARAD GmbH Президенты. ТР ФАнең чит ил әгъзасы.

Т. Штрайль – геохимия һәм геофизика, радиация куркынычсызлыгы һәм приборлар ясау өлкәсендә дөньякүләм танылган галим, күп кенә халыкара тикшеренү төркемнәре һәм проектларында катнашучы.

Т. Штрайль төш физикасы һәм каты җисемнәр физикасында, радиацион спектометрия, микросистема һәм радиодатчиклар эшләп чыгару, геофизика приборлары һәм күп параметрлы үлчәү системалары кебек өлкәләрдә үзенең хезмәтләре белән билгеле. Дрезден шәһәрендә Төш физикасы институтында һәм Микроэлектроника үзәгендә, Фраунгофер микроэлектрон системалар институтында эшли. Хәзерге вакытта SARAD инновацион фәнни-тикшеренү һәм приборлар җитештерү компаниясен җитәкли. Әлеге оешма ТР Фәннәр академиясе белән хезәттәшлек турында килешү төзегән.

Галим актив рәвештә халыкара эшчәнлек алып бара, Румыния, Молдова, Грузия, Македонияда эшләгән. Халыкара конференция, симпозиумнарның фәнни һәм оештыру комитеты, галим һәм технологларның Америка ассоциациясе әгъзасы булып тора. Геокуркынычлык тикшеренү җәмгыятенең вице-президенты, Германия авиация-космос агентлыгы, Германия-Австрия-Швейцария радиоактив саклану оешмасы, Немец сәнәгатьчеләр берләшмәсе, Урта бизнес ассоциациясе әгъзасы.

150дән артык фәнни хезмәт авторы.