Чабдаров Шамил Мидхәт улы

Чабдаров Шамил Мидхәт улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы киңәшчесе

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Шамил Мидхәт улы Чабдаров

(1937-2022)

ТР ФА академигы (1992), техник фәннәр докторы, профессор. ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе. ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. ТР ФА Президенты киңәшчесе. Радиоэлектрон һәм телекоммуникация системалары кафедрасы профессоры, А.Н. Туполев исемендәге КДТУның атказанган профессоры.

Казан авиация институтын кызыл дипломга тәмамлый. Радиоаппаратура җитештерү, соңрак радиоидарә кафедрасы мөдире, КАИның радиотехника факультеты деканы, фән буенча директор урынбасары, директор, Казан радиоэлектроника фәнни-тикшеренү институтында генераль конструктор, ТР ФАнең вице-президенты булып эшли.

Ш.М. Чабдаров статистик радиотехникада мөһим казанышларга ирешә. Аның төп фәнни хезмәтләре радиотехник система һәм җайланмаларның комачау итүгә тотрыклылыгы һәм статистик динамикасына карый.

300дән артык хезмәт авторы, шуларның 20дән артыгы методик һәм укыту әсбабы. 47 авторлык таныклыгына һәм патентларына ия. Бөтенсоюз һәм бөтенроссия фәнни-методик конференцияләрдә катнаша, югары уку йортлары өчен «Радиоэлектрон аппаратура җитештерүнең технология һәм атоматизациясе» дәреслеген хәзерләгән авторлар коллективын җитәкли.

Ш.М. Чабдаров яңа фәнни юнәлеш һәм фәнни мәктәп булдыра, радиотехник системаларның комачаулыкларга тотрыклылыгы өлкәсендә 100дән артык хезмәт эшли. Аның фәнни мәктәбе инженерлык дәрәҗәсенә җиткерелгән методлары булган үз математик аппараты белән характерлана. Ш.М. Чабдаровның шәкертләре һәм аның эшен дәвам иттерүчеләр сигналлар һәм киртәләрнең статистик модельләре сыйфатында ихтималлылыклы бүленү катнашмалары кулланалар. Әлеге метод радиотехника һәм чиктәш өлкәләрдәге реаль процессларны тасвирлауда үзенең югары нәтиҗәлелеккә ия булуын раслый. Тәкъдим ителә торган методлар һәм модельләр иң яңа мәгълүмати һәм матди технологияләргә тиңдәш булуы белән аерылып тора. Ш.М. Чабдаровның фәнни эзләнүләре ихтималлылык теориясе белән системотехниканың математик һәм гамәли аспектларыннан алып радиоппаратураның технологиялелеге һәм эксплуатациясе мәсьәләләренә кадәрге эзлекле үсеше белән аерыла.

Ш.М. Чабдаровның инициативасы һәм җитәкчелегендә КАИда Казан предприятиеләре нигезендә беренче уку-тикшеренү лабораториясе булдырыла һәм Казан радиолектроника фәнни-тикшеренү институтында радиоидарә кафедрасының филиалы ачыла (хәзерге вакытта ул - А.Н. Туполев исемендәге КДТУ һәм В.И. Шимко исемендәге федераль «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү үзәгенең уртак кафедрасы). Аның фәнни җитәкчелегендә 30 кандидатлык һәм 9 докторлык диссертациясе якланган. «Хөрмәт билгесе» ордены, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Тел.: (843) 292-79-59

E-mail: anrt@rambler.ru