Хәмидуллин Филзә Гариф улы

Хәмидуллин Филзә Гариф улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Филзә Гариф улы Хәмидуллин


1936 елда туган. Икътисад фәннәре докторы (1981), профессор. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (2010). ТРның атказанган икътисадчысы. ТР ФА Президиумы киңәшчесе. 2006 елдан ТР Иҗтимагый палата әгъзасы, ТРда Приоритетлы программаларны тормышка ашыру һәм икътисади сәясәт мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы.

1958 елда Казан финанс-икътисад институтын кызыл дипломга, 1966 елда Мәскәү ит һәм сөт сәнәгате технологик институты каршында аспирантура тәмамлый. 1981 елдан икътисад фәннәре докторы. 1994 елда ТР ФАнең мөхбир әгъзасы итеп сайлана.

В. Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институтында ассистент, өлкән укытучы, доцент, тармаклар икътисады кафедрасы мөдире булып эшли. 1980 елдан алып 1990 елга кадәр Ф.Г. Хәмидуллин – Казан финанс-икътисад институты ректоры. 1990-1995 елларда ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары, премьер-министр урынбасары – ТРның Икътисад һәм прогноз ясау дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларында эшли. 1995 елдан ТР Президенты каршында социаль-икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе.

Ф.Г. Хәмидуллин «Татарстан Республикасының иҗтимагый-икътисади, хокукый һәм сәяси моделе: генезис һәм перспективалар» фәнни юнәлешенең төп җитәкчесе булып тора. Әлеге юнәлеш кысаларында Ф.Г. Хәмидуллинның фәнни җитәкчелеге һәм турыдан-туры катнашлыгында ТР дәүләт идарә итү органнарына алтмыштан артык фәнни-гамәли рекомендацияләр эшләнә һәм тәкъдим ителә, егермедән артык Халыкара, Россиякүләм, төбәкара, республика фәнни-гамәли конференцияләре оештырыла. ТР ФАнең Иҗтимагый-икътисади һәм хокук фәннәре институты директоры буларак, ул бердәм һәм югары күрсәткечләргә сәләтле ун фән докторы һәм егерме бер фән кандидатыннан торган фәнни коллектив туплый. Аның каршында аспирантура да оештырыла. Моннан 20 ел элек Ф.Г. Хәмидуллин тарафыннан нигезләнгән фәнни мәктәп бүгенге көндә сыйфат һәм сан ягыннан үсеш кичерә. Аның күп кенә укучылары фән кандидатлары һәм фән докторлары дәрәҗәсенә ирешә. Ф.Г. Хәмидуллин КДФИИ каршындагы икътисад фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен бирү буенча диссертация советы эшчәнлегендә актив катнаша. Йөз утыздан артык фәнни хезмәт, шул исәптән җиде монография авторы. Ф.Г. Хәмидуллин ТРда гына түгел, аннан читтә дә тәҗрибәле оештыручы, танылу алган галим буларак билгеле.

Ф.Г. Хәмидуллин – Татарстан Республикасының Социаль-икътисади үсеш программасын төзегән әйдәп баручы авторларның берсе. ТР икътисадын базар мөнәсәбәтләре нигезендә яңартуга юнәлтелгән күп кенә башка дәүләт программаларында да актив катнаша. Ф.Г. Хәмидуллин РФ һәм ТР арасында төзелгән «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү» турындагы Шартнамәне һәм 1994 елның 15 февралендә кул куелган РФ һәм ТР хакимиятләре арасындагы килешүне әзерләүдә актив катнаша.

«Фидакарь хезмәт өчен» медале, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исемгә лаек булган.

Тел.: (843) 292-79-39

Е-mail: anrt@rambler.ru, ispnecon@mail.ru