Сөләйманов Җәүдәт Шәүкәт улы

Сөләйманов Җәүдәт Шәүкәт улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты 

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы

Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов


1955 елда туган. ТР ФА академигы (2007), техник фәннәр докторы, профессор. КДУның теоретик кибернетика кафедрасы профессоры, ТФА һәм КДУның «Ясалма интеллект мәсьәләләре» уртак фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире.

Җ.Ш. Сөләйманов – ясалма интеллект, социаль педагогика, компьютерга өйрәтү технологияләре киселешендәге фәннәр өлкәсендә актив һәм нәтиҗәле эшләүче атаклы галим. Аның тарафыннан укучының җавапларына автоматлашкан диагностика ясау теориясе эшләнгән һәм прагматик-юнәлгән модельләргә нигезләнгән системаларны төзү метод һәм технологияләре тәкъдим ителә. Нәтиҗәләренең төп фәнни-практик кыйммәте – информацион системалар һәм гамәли матемика өлкәсеннән иң соңгы казанышларны кулланып, педагогикада яңа юнәлешләр үстерү һәм яңа методик база эшләү. Аның җитәкчелегендә һәм катнашында республика мәктәпләрендә актив кулланылучы электрон мультимедиа дәреслекләре барлыкка китерелгән.

Аның җитәкчелегендә нәшрият эшләрендә, предметларны татар телендә укытуда кулланылучы компьютер системаларын татарча локализацияләүнең программа комплексы эшләнгән. ТР хөкүмәте заказы буенча Microsoft фирмасы белән берлектә Windows XP һәм Windows Vista операцион системаларының һәм аларның кушымталарының тулы татарча локализациясе эшләнгән. Ул математик лингвистика өлкәсендә фәнни-практик нәтиҗәләргә ирешә, сәләтле балаларны үстерү һәм социаль-психологик адаптацияләүгә юнәлгән «Сәләт» уникаль педагогик комплекс эшли һәм практикага кертә. Әлеге комплекс сәләтле балалар белән эшләүнең эффектив системасы булып тора, аның кысаларында ел дәвамында 20дән артык фәнни-укыту һәм иҗади проект тормышка ашырыла.

Җ.Ш. Сөләйманов – 160тан артык басма хезмәт, шул исәптән 3 монография, информатика буенча 2 терминологик сүзлек, информатика терминнарының инглиз-татар-рус аңлатмалы сүзлеге, 15 укыту-методик кулланма авторы. Алар арасында 70тән артык басма хезмәт – белем бирү процессларын информатизацияләү һәм белем бирү белән идарә итү проблемалары буенча. 5 электрон мультимедиа дәреслеге автордашы. РАИИның вице-президенты, Россия ясалма интеллект ассоциациясе Советы әгъзасы, РГНФ региональ эксперт советы рәисе. ТР Язучылар берлеге әгъзасы.

Җ.Ш. Сөләйманов «Татар компьютер лингвистикасы» фәнни-педагогик мәктәбе җитәкчесе һәм «Инновацион белем бирү технологияләре» фәнни юнәлеше лидерларының берсе булып тора. «Белем бирүдә алдынгы технологияләр» халыкара электрон журналының редколлегия әгъзасы. Аның укучылары ТР ФАнең премиясе, 2 фән буенча республика премиясе һәм 2 республика яшьләр гранты лауреатлары булдылар. Җ.Ш. Сөләймановның фәнни-педагогик стажы – 30 ел. Аспирант һәм соискательләренең саны – 7. Әзерләгән фән кандидатларының гомуми саны – 4. Аның җитәкчелегендә РФФИ, РГНФ, РФнең Җәмәгать палатасы, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР ФА грантлары алган проектлар саны – 15.

Җ.Ш. Сөләйманов – «Мәгариф» республика милли проекты, ТРның мәгарифне информатизацияләү республика программасы, ТР халыклары телләрен өйрәнү, саклау һәм үстерү дәүләт программасының эшләүче һәм гамәлгә ашыручыларның берсе.

РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән (2002), «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» юбилей медале белән бүләкләнгән. Сәләтле балаларны социаль-психологик адаптацияләү өлкәсендәге нәтиҗәләре өчен М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2003). ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Тел./факс: (843) 292-75-74

Е-mail:. alsu_73@list.ru