Пиотровский Михаил Борисович

Пиотровский Михаил Борисович

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Пиотровский Михаил Борисович


1944 елда туган. РФАнең мөхбир әгъзасы, Россия Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор. Дәүләт Эрмитажы директоры. ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы.

М.Б. Пиотровский – Россиядә Шәрекъны өйрәнүче күренекле галим, филолог, гарәп телләре белгече.

Ленинград дәүләт университетын тәмамлый. 1965-1966 елларда Каһирә университетында стажировка уза. 1967 елдан 1991 елга кадәр СССР ФА Көнчыгышны өйрәнү Институтының Ленинград бүлекчәсендә эшли, Кавказ, Якын Көнчыгыш һәм Урта Азиядә археологик казу эшләрендә катнаша. 1992 елдан алып Дәүләт Эрмитажы директоры. Ул Россия Федерациясе Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы рәисе урынбасары, Россия музейлары берлеге рәисе, Германия археология институтының мөхбир әгъзасы, «Христианский Восток» журналының баш мөхәррире, Россиядәге ЮНЕСКО комитеты президиумы әгъзасы, Халыкара музейлар советы әгъзасы, Европа Советы каршында консультант булып тора.

М.Б. Пиотровский – 250дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 6 монография авторы.

Оран-Нассау Король йортының ордены (Нидерланд), Россия Мактау, Мактаулы легион (Франция), Төньяк Йолдыз (Швеция), «Италия Республикасы алдындагы казанышлары өчен», «Ватан алдындагы казанышлары өчен» (РФ), «Казанышлар өчен» (Польша) һ.б. орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.