Михайлов Сергей Анатольевич

Михайлов Сергей Анатольевич

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Сергей Анатольевич Михайлов


1956 елда туган. Техник фәннәр докторы, профессор, А.Н. Туполев исемендәге КДТУның «Аэрогидродинамика» кафедрасы мөдире, фән эшләре буенча проректор.

С.А. Михайлов авиация техникасы эшләнмәләрен проектлаштыру һәм сынау өлкәсендә күренекле галим һәм белгеч булып тора. Аның эзләнүләре һәм эш нәтиҗәләренә нигезләнеп 148 фәнни хезмәт, шул исәптән 104 хезмәтt докторлык диссертациясен яклаганнан соң язылган.

С.А. Михайлов тарафыннан күгәнсез чөйле төп винтның формасы үзгәрүчән аэросыгылмалы геометрик сызыкчасыз моделе җитештерелә. Ул бүгенге көнгә кадәр әлеге карала торган класста төп терәк системаларның йөкләү параметрларын комплекслы модельләштерүдә төп элемент булып тора. Галим – дөньяда вертолет төзелешендә беренче тапкыр кулланылган торсион төрдәге шарнирсыз бөркетелгән чөйле «Ансат» вертолеты проекты авторларының берсе. Вертолетны проектлаштыру, очу рәвешен сынап карау, сертификацияләү һәм аның модификацияләрен төзү өчен санлы нигезләмәләрнең тулы комплексын тәэмин итә.

Галим җитәкчелегендә «Ансат» вертолеты төп җайланмаларының ныклыгын һәм ресурсларын тәэмин итүдә оригиналь күпканаллы сынау стендлары эшләп чыгарыла һәм алар вертолетны серияләп җитештерү һәм модификацияләрен чыгару юлында тиражга куела.

РФ Оборона министрлыгы өчен эшләнгән «Ансат» вертолеты проекты нигезендә очучы һәм инженер-техник состав өчен җир өсте техник укыту чаралары комплексы булдыру буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре башкарыла. Аның җитәкчелегендә дәүләт оборона заказы чикләрендә «Ансат-У» уку-өйрәнү вертолетының очучылар һәм инженер-техник персоналын хәзерләү өчен 10 укыту-методик әсбабы хәзерләнә һәм бастырыла.

РФ Оборона министрлыгы дәүләт оборона заказы чикләрендә перспективалы, җиңел, күпмаксатлы һәм уртача транспорт-десант вертолетларының техник тышкы күренешен нигезләүдә берничә фәнни-тикшеренү эше үтәлә. Проектларны башкару юлында С.А. Михайлов фәнни-тикшеренү эшенең җитәкчесе буларак баш оешма һәм эшне үтәшүче проф. Н.Е. Жуковский исем. Үзәк аэрогидродинамика институты, РФ Оборона министрлыгының 30нчы Үзәк фәнни-тикшеренү институты, «Авиация материалларын бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт унитар предприятиесе, П.И. Баранов исем. Үзәк авиация моторлары җитештерү институты кебек оешмалар арасындагы комплекслы хезмәттәшлекне тәэмин итә.

Хәзерге вакытта ул РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы федераль максатчан программасының ике зур күләмле проектына җитәкчелек итә: РФ Хакимиятенең № 218В карарын тормышка ашыру, «Гидромеханик идарә итү антенналы «Ансат» вертолетын модернизацияләү» проекты һәм әйдәп баручы галим – Ливерпуль университеты профессоры Джордж Баракос катнашындагы № 220 проект.

2011 елда С.А. Михайлов «Фракталь структуралар һәм катлаулы системаларны синтезлау технологиясе» дип исемләнгән факультетара яңа фәнни юнәлешне җитәкли һәм әлеге юнәлештә вузара (Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә) яңа лаборатория ача.

С.А. Михайлов фәнни кадрлар хәзерләп чыгаруга зур игътибар белән карый. Аның җитәкчелегендә 10 кандидатлык диссертациясе яклана, хәзерге вакытта ул 4 аспирантның фәнни җитәкчесе һәм 3 докторантның фәнни консультанты булып тора. 2002 елдан алып, ул – Европа вертолет җәмгыятенең Халыкара оештыру комитеты форумы әгъзасы, берничә тапкыр әлеге җәмгыятьнең Италия, Германия, Англия, Нидерланд, Россиядәге утырышларында докладлар белән чыгыш ясый, чакырулар буенча вертолетлар проектлаштыруның фәнни-методик аспектларына караган күчмә лекцияләр укый (Кытай, Тайвань).

2007 елда С.А. Михайлов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, шул ук елны «Ту» маркалы авиация техникасын җитештерү һәм модернизацияләү өлкәсендәге казанышлары өчен академик А.Н. Туполев медале белән бүләкләнә. 2008 елда «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея», 2010 елда «Идея-1000» инновацион проектлар конкурсларында җиңә, Х Мәскәү инновация һәм инвестицияләр салонының көмеш медаленә лаек була.

С.А. Михайлов университетның фәнни һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша, А.Н. Туполев исемендәге КДТУ гыйльми советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Иминлек советының фәнни-техник совет әгъзасы, докторлык диссертацияләре яклау буенча ике диссертация советы әгъзасы, университетның фәнни-техник советы рәисе.