Михайлов Марс Константинович

Михайлов Марс Константинович

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы

Михайлов Марс Константинович


1938 елда туган. ТР ФАнең академигы (1991), медицина фәннәре докторы, профессор. РФ һәм ТРның атказанган фән эшлеклесе. ТРның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Нур диагностикасы кафедрасы мөдире. Казан дәүләт медицина академиясенең Мактаулы ректоры.

Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1978 елда докторлык диссертациясен яклый. 1980-2007 елларда Казан дәүләт медицина академиясенең ректоры вазифаларын башкара.

Балалар нейрорентгенологиясе өлкәсендә алып барылган тикшеренү нәтиҗәләре белән танылган галим. М.К. Михайлов, беренче булып, балаларның туганда имгәнгән умыртка баганасы һәм арка мие зәгыйфьлеген тикшерү өчен рентген диагностикасы принципларын эшли һәм әлеге имгәнүләргә үз классификациясен тәкъдим итә.

400дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән үз ватанында һәм чит илләрдә басылып чыккан 35 монография һәм кулланма авторы. Шулар арасында «Балалык чорындагы нейрорентгенология», «Педиатрияда рентгенодиагностика. Табиплар өчен кулланма (2 томда)», «Бала туганда алынган умыртка баганасы җәрәхәтләрен рентгенодиагостикалау», «Умыртка баганасы авыруларын дифференциаль рентгенодиагностикалау».

М.К. Михайлов җитәкчелегендә 24 докторлык һәм 52 кандидатлык диссертациясе хәзерләнә һәм яклана.

Нур диагностикасы медиклары конференцияләре эшендә фәнни докладлар һәм чыгышлар ясый, Россия Федерациясе радиологларының VII конгрессында президент буларак катнаша. Аның тарафыннан эшләп чыгарылган методикалар сәламәтлек саклау практикасында киң әйләнешкә кертелгән.

Германия, Норвегия, Югославия, Австрия илләрендә лекцияләр укыган. Нейрорентгенология буенча фәнни-педагогик кадрлар әзерләү юнәлешендә мөһим өлеш кертүгә бәйле Югославиянең Белград университеты медицина факультетының шәрәфле профессоры итеп сайлана. Мөһим казанышлары һәм җәмгыять үсешенә өлеш керткәне өчен 1997 елда Америка биография институты (АБИ АКШ) М.К. Михайловны «Ел кешесе» итеп сайлый.

Татарстан Республикасы Нур диагностлары ассоциациясенең президенты, Россия Федерациясе Нур диагностлары башкарма идарәсенең әгъзасы буларак, М.К. Михайлов республика медицина оешмаларын заманча рентгенология җиһазлары белән тәэмин итүгә булыша. 1990-1995 елларда ул Татарстан Республикасы Югары Советының сәламәтлек саклау буенча комиссиясен җитәкли.

М.К. Михайлов Медицина һәм биология фәннәре бүлегенең академик-сәркатибе, ТР ФАнең Президиум әгъзасы, Кадрлар әзерләү буенча Идел буе һәм Идел-Нократ төбәкләрен координацияләү советы рәисе, Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең академигы. Мактау ордены, «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

Тел.: (843) 236-12-11

Факс: (843) 236-92-40

Е-mail: ombn_anrt@mail.ru