Мальцев Станислав Викторович

Мальцев Станислав Викторович

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Мальцев Станислав Викторович


1941 елда туган. Медицина фәннәре докторы (1980), профессор. Петр I исемендәге Фән һәм сәнгать академиясенең академигы. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия кафедрасы мөдире.

Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган. Табиб-педиатр, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика аналар һәм балаларны саклау үзәге директоры (1992‒2001 еллар) булып эшли.

Балаларда минераллар алмашын, халыкның төрле төркемнәренең Д витамины белән тәэмин ителешен, балалар нефрологиясен, гаилә һәм балачак медик-социаль мәсьәләләрен, кешедә патология үсешендә микроэлементларның ролен, хатын-кызлар, балалар һәм яшьүсмерләрдә патологияләр барлыкка килүдә карындагы эчке инфекцияләрнең ролен өйрәнү нәтиҗәсендә шактый мөһим казанышларга ирешә.

С.В. Мальцев үз укучылары белән СССРда беренче тапкыр йөкле хатын-кыз, яңа туган һәм төрле яшьтәге балаларның Д витамины белән тәэмиин ителешен өйрәнә. Бу исә Д витамины препаратларын профилактика һәм дәвалау максатларында куллану мәсьәләләрен тамырдан үзгәртеп карарга мөмкинлек бирә. Балаларда уа авыруы төрле формаларының төп патогенетик механизмнарын ачыклау юнәлешендә тикшеренүләр үткәрә, аның резистент формаларын диагностикалау һәм дәвалау критерийларын эшләп чыгара. Тубулопатийлар үсешенең яңа механизмнарын билгели, хроник пиелонефритның алга китеш сәбәпләрен ачыклый, балаларда нефропатияләрне диагностикалау һәм дәвалауның яңа методларын уйлап чыгара һәм медицина практикасына кертә.

Татарстанның төрле районнарында яшәүче берничә мең кешене тикшереп һәм аларда тулы бер элементлар спектры (цинк, стронций, алюминий, кремний, кургаш, тимер, хром, селен) күләмен билгеләү аркылы әлеге элементларның төрле яшьтәге балалар һәм олыларның төрле биологик сыекчаларындагы күләм нормативларын билгели. Аларның балаларда бөер авырулары, рахитның (уа авыруы) төрле формалары, ашкайнату органнарының патологияләре вакытында үзгәрүвенең патогенетик һәм клиник мөһимлеген өйрәнә. Әлеге тикшеренүләр нәтиҗәсендә балаларны медик-экологик реабилитацияләү системасы булдырыла һәм ул Татарстан Республикасының күп кенә медицина учреждениеләрендә һәм санаторийларда уңышлы кулланылып килә.

С.В. Мальцев җитәкчелегендә хатын-кыз, балалар һәм яшьүсмерләрдә карын эчендәге инфекцияләрнең патологиясе ролен өйрәнү буенча фәнни тикшеренүләр башкарыла. Йөкле хатын-кызларда, яңа туган, кече һәм олы яшьтәге балаларда патологияләр булуда микоплазмалы, шул исәптән цитомегаловируслы, хламидийлы инфекцияләрнең роле беренче тапкыр төрле яклап тикшерелә, диагностикалауның клиник һәм функциональ методлары, дәвалау принциплары эшләп чыгарыла.

С.В. Мальцев Россия һәм халыкара конгресс, съезд һәм конференцияләрдә (АКШ, Австрия, Италия, Кипр, Германия) актив катнаша, 450дән артык фәнни хезмәт авторы. Аның җитәкчелегендә 6 докторлык һәм 30дан артык кандидатлык диссертациясе яклана. Ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы каршындагы «Ана һәм бала сәламәтлеген саклау» Фәнни советын җитәкли.

С.В. Мальцев егерме елдан артык Татарстан Республикасы педиатрлар берлегенең идарә рәисе вазыйфасын башкара, күпсанлы республика фәнни-гамәли конференция һәм семинарларның төп оештыручысы булып тора.

Тел.: (843) 236-66-95, 236-96-88

Е-mail: maltc@mail.ru