Гринберг Руслан Семенович

Гринберг Руслан Семенович

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы

Гринберг Руслан Семенович


1946 елда туган. Икътисад фәннәре докторы, профессор, РФАнең мөхбир әгъзасы, ТР ФАнең шәрәфле әгъзасы. РФА Икътисад институты директоры.

Р.С. Гринберг – икътисад теориясе, дөнья хуҗалыгын глобальләштерүнең, совет чорыннан соңгы тирәлекнең икътисад һәм сәяси проблемалары, хәзерге икътисадта дәүләтнең ролен тикшерү кебек өлкәләрдә күренекле белгеч.

Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультетын «Чит илләр икътисады» белгечлеге буенча тәмамлый. 1975 елда – кандидатлык, 1995 елда – докторлык диссертациясен яклый. Г.В. Плеханов исемендәге Мәскәү халык хуҗалыгы институты аспирантыннан башлап галимгә кадәр юл үтә: СССР Бәяләр дәүләт комитетының Бәяләр формалаштыру буенча фәнни-тикшеренү институтында кече фәнни хезмәткәр, өлкән фәнни хезмәткәр, Россия ФАнең Халыкара икътисади һәм сәяси тикшеренүләр институтында товар-бәя мөнәсәбәтләре группасы җитәкчесеннән директор урынбасарына (1998–2002), Россия ФАнең Икътисад институты директорына кадәр үсә.

300дән артык басылган хезмәт, шул исәптән 6 монография авторы һәм автордашы.

Дуслык ордены, «Хезмәт ветераны», «Мәскәүнең 850 еллыгы» медальләре, Н.Д. Кондратьев исемендәге алтын медаль, «Икътисад фәненә керткән өлеше өчен» Европа премиясе белән (Вуперталь – Брюссель), Россия Фәннәр академиясе Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Тел.: (499) 129-06-09, (499) 125-73-04