Вахитов Гадел Галәветдин улы

Вахитов Гадел Галәветдин улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы

Гадел Галәветдин улы Вахитов


1928 елда туган. БМО карамагындагы Халыкара информатизация академиясенең хакыйкый әгъзасы (МАИ, 1995), Россия табигый фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (РАЕН, 1997), Халыкара фән һәм сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы (МАНИ, 1998), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (1999), техник фәннәр докторы (1965), профессор (1967), “Лукойл” НКнең (1995 елдан) нефть ятмаларын үзләштерү һәм аларның нефть чыгышын арттыру буенча “Фәнни-инженер үзәк” ҖЧҖенең бүлек мөдире.

Г.Г.Вахитов 1951 елда бик әйбәт билгеләргә генә Уфа нефть институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген БАССРның Ишимбай нефть районында башлап җибәрә.

1953–1956 елларда БФТИ нефть аспиранты һәм фәнни хезмәткәре була, ә 1956 елдан 1971 елга кадәр Татарнефть сәнәгате ФТПИын җитәкли.

1971–1986 елларда БФТИнефть (Мәскәү шәһ.) – Миннефтепромның нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү өлкәсендәге әйдәп баручы институтында директор булып тора.

1986–1990 елларда «Нефть чыгышы» тармакара фәнни-техник комплексының генераль директор урынбасары, соңрак Вьетнам Социалистик Республикасының БФТИморнефтегаз институтында «Вьетсовпетро» уртак совет-вьетнам предприятиясендә фәнни эш буенча директор урынбасары булып эшли.

Г.Г.Вахитовның фәнни эшчәнлеге Урал-Идел буе, Көнбатыш Себер һәм Казахстан нефть һәм газ ятмаларын үзләштерү белән бәйле. 15 ел дәвамында, 1956-1970 елларда, Г.Г.Вахитовның фәнни тикшеренүләре зур Ромашкино ятмаларын үзләштерү мәсьәләләрен чишүгә багышланган була. Ул тәкъдим иткән нефть чыгару ысуллары һәм технологияләре Хасси-Мессауд (Алжир), Төньяк Румейла һәм Көнбатыш Курна (Ирак), Ак Юлбарыс (Вьетнам) промыселларында файдаланыла. Г.Г.Вахитовның фәнни казанышлары беренче булып чикле аермалар методының үзенчәлекле нефть ятмаларын катламнарның тигезсезлеген һәм фильтрация агымнарының үзенчәлекләрен истә тотып үзләштерү мәсьәләләренең киң даирәсенә караган систематик һәм тулы тасвирламасын бирүдән гыйбарәт, ә бу исә 1940–1950 елларда булган электр модельләштерүе урынына килгән компьютер модельләштерүе нигезен тәшкил итә. Продуктив катламнарның тигез ятмавын истә тотып нефть ятмаларын сайлап алып үзләштерү системасын тәкъдим итә.

1965 елда аңа ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе исеме бирелә.

1970 нче елларда Г.Г.Вахитов Көнбатыш Себер регионында дөньяда иң зур булган Самотлор нефть һәм газ ятмасын үзләштерү буенча комплекслы проектны эшләүне җитәкләгән кешеләрнең берсе була. Самотлор нефть һәм газ ятмасын үзләштерүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен аңа 1981 ел өчен СССР МС премиясе бирелә. Г.Г.Вахитовның «баскычлы-термаль сулау» идеяләре беренчеләп Казахстанда Узень ятмасында гамәлгә ашырыла һәм зур экономик нәтиҗә бирә. Нәкъ нефть чыгару эшенә яңа технология керткән өчен Г.Г.Вахитовка 1984 елда Казахстанның Дәүләт премиясе бирелә.

Аеруча зур игътибарны 1985–1990 елларда Г.Г.Вахитов Татарстанның табигый битум ресурсларын комплекслы үзләштерү буенча теоретик эзләнү һәм тәҗрибәләргә, шулай ук гамәли сәнәгать эшләрен оештыруга юнәлтә. Аның инициативасы белән, соңрак үзе генераль директор урынбасары булып эшләгән һәм табигый битумнарны табу һәм комплекслы файдалану темасына караган барлык тикшеренүләрне җитәкләгән, «Нефть чыгышы» ТФТКы составына кергән «Татнефтебитум» ОЭНГДУсы оештырыла.

Г.Г.Вахитов – өч йөздән артык фәнни мәкалә, унбиш монография, авторлык таныклыклары һәм патентлар белән беркетелгән сиксән ачыш авторы. Аның җитәкчелегендә 38 кеше кандидатлык һәм докторлык диссертациясе яклый. Аның иҗтимагый эшчәнлеге күпкырлы: 1967 елдан 1971 елга кадәр – ТАССР ЮС депутаты, ТАССР ЮС рәисе урынбасары; 1980 елдан 1989 елгача – Фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт һәм Ленин премияләре бирү комитеты әгъзасы. 1971 елдан 1990 елга кадәр – Бөтендөнья нефть конгресслары буенча СССР милли комитетының секция әгъзасы һәм рәисе. Төрле елларда ул нефть сәнәгате мәсьәләләренә дәүләт экспертизасы үткәргән СССР ФАнең, ФТДК, СССР Дәүләт планы, ЗДК СССР, Миннефтепромның ФТО фәнни советларының секция әгъзасы һәм рәисе буларак катнаша.

Г.Г.Вахитов күп кенә бөтендөнья нефть һәм газ конгресслары эшендә катнаша. 1963 елдан бүгенге көнгә кадәр ул Россия Минэнергосының нефть ятмаларын үзләштерү буенча Үзәк комиссиясе әгъзасы, 1998 елдан бүгенге көнгә кадәр – МАНИ каршындагы Нефть һәм газ сәнәгате академик үзәгенең фәнни дәрәҗәләр һәм исемнәр бирү буенча гыйльми советы рәисе.

Г.Г.Вахитов нефть фәнен – фундаменталь хезмәтләре, ә нефть чыгару эшен эффектив инженерлык табышлары белән баеткан зур галим ул. Аның тикшеренүләре нефть һәм газ сәнәгатенең иң актуаль мәсьәләләрен колачлый. Нефть сәнәгате алдындагы казанышлары өчен ул Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 6 дәүләт медале һәм ВДНХның 2 алтын медале һ.б. белән бүләкләнә.

Тел.: Мәскәү, 8(495) 134-21-74

E-mail: Zoja.Tutyshkina@ksu.ru