Әхмәдиев Фаил Габделбәр улы

Әхмәдиев Фаил Габделбәр улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы

Фаил Габделбәр улы Әхмәдиев


1950 елда туган. Техник фәннәр докторы, профессор. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы (2001), Халыкара систем тикшеренүләр академиясенең хакыйкый әгъзасы (2000). Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1992). Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясенең гамәли математика кафедрасы мөдире.

Химик-технологик, экологик һәм табигый системалар, күпфазалы мохитләр термогидромеханикасы һәм яңа информацион технологияләр өлкәсендә систем тикшеренүләр белгече.

Систем анализ һәм карар кабул итү теорияләре, математик модельләштерү, җитештерүнең химия, нефтехимия, нефть табу һәм нефть эшкәртү, төзелеш тармакларында җитештерү-технология системаларын оптимальләштерү һәм оптималь проектлауның гамәли аспектларын үстерә. Нефтехимия һәм химия җитештерү предприятиеләрендә коррозиягә каршы торуны тикшерү өчен мәгълүмат базалары булдыра. Әлеге тикшернүләрнең нәтиҗәләрен гамәлгә кертү сизелерлек экономия нәтиҗәсе бирә.

Йөз утыз сигез фәнни хезмәт бастырып чыгара. Ун фән кандидаты һәм ике фән докторы әзерли.

«Фән hәм тел» фәнни-популяр журналның баш мөхәррире, яшь галимнәргә теоретик һәм эксперименталь физика өлкәсендә Е.К.Завойский исем. премиясен, студент һәм аспирантларга Казан шәһ. Администрация башлыгының махсус стипендияләрен бирү комиссиясе рәисе. Татарстан Республикиасының фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты (1992), Россия югары һөнәри белем бирүнең шәрәфле хезмәткәре (2000).

Тел.: (843) 292-40-53, 510-47-88

Факс: (843) 292-85-19

E-mail: gabbasov@ksaba.ru