Тимерханов Айнур Әхәт улы

Тимерханов Айнур Әхәт улы

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең вице-президенты 
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы
Тимерханов Айнур Әхәт улы 

Айнур Әхәт улы Тимерханов 1974 елда туган. Филология фәннәре докторы (2007), доцент (2009), ТР ФА мөхбир әгъзасы (2019), ТР ФА вице-президенты (2023).

Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре – гомуми һәм татар лексикографиясе, терминография, стилистика, тәрҗемәчелек, инглиз һәм татар телен чит тел буларак укыту методикасы.

Иң мөһим фәнни нәтиҗәләре татар һәм инглиз лексикографиясенең теоретик һәм гамәли аспектларын өйрәнү, татар теленең лингвистик, терминологик сүзлекләрен төзү, татар электрон лексикографиясен үстерү, татар орфографиясенең һәм орфоэпиясенең, стилистикасының, тәрҗемәчелек теориясе һәм практикасының актуаль мәсьәләләрен яктырту белән бәйле.

«Краткий русско-татарский словарь деловой лексики» (2002), «Татарско-русско-английского школьного словаря» (2013) һ.б. сүзлекләр төзи. А.Ә.Тимерханов җитәкчелегендә Татар теленең аңлатмалы сүзлегенең I–V томнары төзелә һәм басылып чыга (2015–2019).

Югары уку йортлары өчен татар теле буенча уку ярдәмлекләре авторы.