интертат

03.10.2016

Минтимер Шәймиев: Ярый әле үзгәртеп кору елларында Фәннәр академиясен оештырганбыз.

Татарстанның Фәннәр академиясен оештыру турындагы Указ моннан нәкъ 25 ел элек – 1991 елның 30 сентябрендә чыга. Язмышы республиканың яңа тарихы белән тыгыз бәйләнгән югары фәнни оешманың юбилеена Казанга мәртәбәле кунаклар җыелды.

ТР Фәннәр академиясе бинасында Татарстан, Россия, Румыния, Әзербайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Абхазия галимнәре катнашында узган тантаналы утырышның төп кунагы – Татарстанның беренче Президенты, бүгенге көндә Дәүләт киңәшчесе вазифасында хезмәт куючы Минтимер Шәймиев булды. Ул – 25 ел элек галимнәрнең Татарстанда Фәннәр академиясен төзү тәкъдимен хуплаган, аны гуманитар юнәлештә генә түгел, ә фәннең бөтен өлкәләрен колачлаучы үзәк итеп оештырган һәм шул турыдагы Указны имзалаган җитәкче. Минтимер Шәймиев Фәннәр академиясе әгъзаларын, галимнәрне бүгенге көндә эш сәфәрендә булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен ирештереп, 25 ел элек булган вакыйгаларны искә алып сөйләде.

– Үзгәртеп кору елларында республиканың киләчәге хәл ителгән авыр елларда кабул иткән карарларыбызның вакыт үткән саен дөреслеген аңлый барабыз. Ярый әле шул заманда Фәннәр академиясен оештырганбыз һәм аны саклап калганбыз. Республика үз хокуклары турында белдереп, үз өстенә зур җаваплылык алды. Бөтен тармакларны: сәнәгатьне, икътисадны, социаль хәлне, мәдәниятне, рухи байлыкларны үстерү өчен фәнни казанышларга таяну кирәк иде. Нәтиҗәдә, бүген без һәр мәсьәләдә үзебездә ышаныч тоябыз. Инновацияле үсеш – бүген Татарстан өчен сүздә генә түгел. Озак еллар Хөкүмәттә эшләгән күренекле галим Мансур Хәсәнов беренчеләрдән яңа оешкан Фәннәр академиясен җитәкләп, аны аякка бастыруга күп көч куйды. Аның исемен мәңгеләштерү – безнең бурыч, – дип белдерде Минтимер Шәймиев. Әйтик, инде тиздән академиянең 25 еллыгы уңаеннан аның беренче президентына тантаналы төстә мемориаль такта ачу көтелә.

Минтимер Шәймиев Татарстанның Фәннәр академиясе эшчәнлеген хуплаган һәм аның үсешенә өлеш керткән Россия Фәннәр академиясе академикларына рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләчәктә дә галимнәргә бердәм булып, бер дирбиягә җигелеп эшләүләрен теләде. Шулай ук Фәннәр академиясе, Казан федераль университеты татар телен, тарихын, мәдәниятен, Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләрен өйрәнү, саклау, үстерү белән шөгыльләнүен дәвам итәргә тиеш, дип ассызыклады ул.
Татарстанның фәнни җәмәгатьчелеген түгәрәк дата белән Россия Фәннәр академиясе җитәкчелеге исеменнән тәбрик итәргә Казанга академиянең вице-президенты Талия Хәбриева кайткан иде. Талия Хәбриева үзе дә Татарстаннан, татар милләтеннән булуы белән горурланып яши. “Үзгәртеп кору елларында фән өлкәсе кичергән югалтуларны илебез әле дә тоя. Ул чорда төбәкләр арасында Татарстан беренчеләрдән булып тулы канлы академия ачты. Татарстанның социаль-икътисади үсешенә электән калган сәнәгать объектлары, табигать байлыклары гына түгел, ә галимнәр дә өлеш кертте. Татарстаннан чыккан Россия галимнәре, кайда гына эшләсәләр дә, республикага хезмәт итүдән туктамыйлар. Татарстан югары уку йортларына, фәнни оешмаларына, үзәкләренә зур проектлар белән кайталар. Дөньядагы фәнни үзәкләр белән, шул исәптән Россия Фәннәр академиясе белән Татарстан Фәннәр академиясенең тыгыз бәйләнешен киләчәктә дә татар галимнәре ныгытыр”, – дип өметен белдерде галимә.

Бүгенге көндә ТР Фәннәр академиясе составында 40 хакыйкый әгъза, 80 мөхбир-әгъза, 30 шәрәфле һәм чит илләрдән 14 әгъза исәпләнә. Академия фән юнәлешләре буенча җиде бүлекчәне берләштерә: гуманитар, социаль-икътисади фәннәр, медицина һәм биология фәннәре, авыл хуҗалыгы, физика, энергетика һәм җир турындагы фән, математика, механика һәм машина белеме, химия һәм химик технология бүлекчәсе. Академиянең канаты астында 7 фәнни-тикшеренү институты эшли.

ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм СӘЛАХОВ галимнәрнең уңышы турында:

– Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын, Габдулла Тукайның 6 томлыгын әзерләде, хәзер 8 томда Татар әдәбияты тарихы өстендә эшли.

– Тарих институты 7 томда “Татар тарихы”н эшләде, бу – борынгы чорлардан алып татар тарихын өйрәнгән беренче фәнни хезмәт.

– Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының саллы хезмәте – 6 томда “Татар энциклопедиясе”.

– Археология институты Казан, Алабуга шәһәрләренең тарихын ачыклауда, Болгар, Зөя шәһәрчекләрен өйрәнүгә зур өлеш кертте.

– Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре институты нефть-газ сәнәгатенең экологик куркынычсызлыгы, җир, су, һаваның чисталыгын тәэмин итү өлкәсендә хезмәт итә.

Юбилей тантанасында Россиянең Хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Гәрәев, Халыкара төрки академия эксперты Тимур Козырев, Румыния Фәннәр академиясе президенты вазифасын башкаручы академик Виктор Спинеи, Әзербайҗан Милли Фәннәр академиясе вице-президенты Ибраһим Гулиев, Кыргызстанның Милли Фәннәр академиясе президенты Абдыганы Эркебаев, Абхазия Фәннәр академиясе президенты Зураб Джапуа котлау сүзләре белән чыгыш ясап, хезмәттәшлекне ныгыту теләкләрен җиткерде. Алардан Татарстан халкына, Татарстан галимнәренә рәхмәт сүзләре дә яңгырады: кыргызлар – заманында газиз халкын мәгърифәтле иткәне, абхазлар – терәк булган өчен. “Татарстан белән Абхазия арасында хезмәттәшлек турындагы беренче килешү ерак 1994 елда төзелгән иде. 2015 елда безнең Фәннәр академияләре арасындагы элемтәләр дә килешү белән ныгытылды. Бүген безнең фәнни үзәкләр уртак проектлар тормышка ашыра. Безгә Татарстанның бик күп өлкәләрдә эш тәҗрибәсе кыйммәтле”, – дип Зураб Джапуа Абхазия Фәннәр академиясенең мактаулы профессоры дигән тәүге исемне КФУ галимәсе Нәфисә Мингазовага тапшыруын игълан итте.

Октябрьдә Татарстан Фәннәр академиясе белән Төркмәнстанның Фәннәр академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелачак. Бу хакта Төркмәнстан Фәннәр академиясе вице-президенты Рахмантулы Эседуллаев хәбәр итте. “10 октябрьдә без Татарстаннан зур рәсми делегацияне кунакка көтәбез. Безнең халыкларның теле, дине, тарихы, мәдәнияте уртак, безгә якынрак булырга кирәк”, – дип академик Рахмантулы Эседуллаев Төркмәнстанда Татарстан галимнәрен каршы алырга барысы да әзер булуын әйтте.
Юбилей тантанасында күренекле галимнәргә республиканың дәүләт бүләкләре тапшырылды. ТР Фәннәр академиясенең вице-президенты Айрат Абдуллин – “Татарстанның атказанган фән эшлеклесе”, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре институты директоры Рифгать Шаһидуллин – “Татарстанның атказанган экологы” мактаулы исеменә лаек булды. Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИ баш фәнни хезмәткәре Флера Баязитова белән Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты баш фәнни хезмәткәре Рамил Вәлиев республиканың “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

газета intertat.ru





Язык:  Русский

Возврат к списку