Яңалыклар
2017 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе проекты буенча фикер алышуга багышланган республика киңәшмәсе узды.

01.02.2017
1917 елның 13 гыйнварында “Казан Кремле” Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы “Манеж” күргәзмәләр залында, шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңае белән, 2016 елның 27 октябреннән 2017 елның 22 гыйнварына кадәр дәвам иткән “Тукайга сәяхәт” күргәзмәсе каталогын тәкъдим итү уздырылды.

27.12.2016
26 декабрьдә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы узды. Мәртәбәле бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды. Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын әзерләп бастыруда катнашкан Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре (Зөфәр Рәмиев, Фатыйма Ибраһимова,...
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе 2016 елның 23 декабрендә хакыйкый әгъзалыкка (академик) һәм мөхбир-әгъзалыкка, шәрәфле һәм чит ил әгъзасына сайлаулар уздырды.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең президиумы, үзенең Уставына һәм «Татарстан Республикасының Фәннәр академиясенә сайлаулар турында «Нигезләмә»гә туры китереп, 2016 елның 10 ноябрендә басылып чыккан белдерүгә таянып, шуларда күрсәтелгән белгечлекләр буенча хакыйкый әгъзалыкка (академик) һәм мөхбир-әгъзалыкка дәгъва итүчеләрнең...
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулуга багышланган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырды.

05.10.2016
Татар халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү эшчәнлеге өчен лексикология һәм диалектология бүлегенең баш гыйльми хезмәткәре Баязитова Флера Сәет кызы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

05.10.2016
30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе оешуга 25 ел тулды. Юбилей уңаеннан Казанда фәнни чаралар оештырылды, аларда Румыния, АКШ, Финляндия, Казахстан, Азәрбәйҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан, Абхазия һәм башка илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән күренекле галимнәр катнашты.