Ком сәгате-тат

Ком сәгате-тат 22.09.2020
  20 сентябрь көнне «Яңа Гасыр» телеканалында узган «Ком сәгате» программасының чираттагы чыгарылышында филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Мөгаллим улы Миңнуллин белән әңгәмә күрсәтелде.
   Проектның алып баручысы Данил Гыйниятовның сорауларына җавап биреп, К.М. Миңнуллин фәнгә килү юллары турында сөйләде, татар телен саклау (шул исәптән фән өлкәсендә), аны мәктәпләрдә, башка уку йортларында укыту проблемалары турында фикерләре белән уртаклашты.
   Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры К.М. Миңнуллин белән әңгәмәне ТНВ телеканалында («Ком сәгате» тапшыруы) түбәндәге адрес буенча карарга мөмкин: https://tnv.ru/tv-projects-item/kom-s-gate-/ .

Возврат к списку