Земляки тат Рамеев

30.07.2020
   Күптән түгел ТНВ каналында «Ватандашлар» программасы кысаларында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре Рәмиев Зөфәр Зәйни улына багышланган тапшыру күрсәтелде.
   «Туган җир җылысы» дип аталган бу фильмда филология фәннәре докторы Зөфәр Зәйни улы бүгенге эшчәнлеге, аны зур фәнгә китергән юллар, үзенең «тормыш университетлары» турында сөйли. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, техник училищеда белем алу, заводта фрезерчы һәм тимерче, Казан университетының читтән торып уку бүлеге студенты, хәрби хезмәт, район газетасында хәбәрче, туган авылында укытучы – аның тормышында үз урынын, күңеленә яткан хезмәтен табу шактый вакытка сузыла. Әмма бу еллар аңа белем алу, тормышны өйрәнү, тәҗрибә туплау еллары була.
   Зөфәр Рәмиев, бүгенгесе көндә хәзерге татар әдәбият белеме, аерым алганда, аның катлаулы өлкәләреннән берсе булган текстологиянең мөһим үсеш тенденцияләрен билгеләүче галим буларак, кулъязма һәм язма әсәрләрне өйрәнеп, хезмәттәшләре белән бергә бай мирасыбызны халыкка кайтару өстендә зур эш алып бара. Аның җитәкчелегендә һәм актив катнашлыгы белән М. Гафури һәм Ф. Әмирхан, Г. Камал һәм Г. Ибраһимов, Г. Исхакый һәм Г. Тукай кебек олуг әдипләребезнең басмалары, бер шәхескә багышланган уникаль чыганак – «Тукай энциклопедиясе» һ. б. дөнья күрде.
    Галим үзенең туган ягы, якташлары белән тыгыз элемтәсен югалтмый. Фильмның Татарстанның Кама Тамагы районы, Уразлы авылында төшерелүе дә очраклы түгел. Күңелендә сакланган туган җир җылысы аны алга таба эзләнүләргә, яңа фәнни ачышларга рухландыра.
   Зөфәр Зәйни улы Рәмиевнең тормышына һәм фәнни эшчәнлегенә багышланган фильмны ТНВ каналында түбәндәге адрес буенча карарга мөмкин: https://tnv.ru/tv-projects-item/vatandaslar/.

Возврат к списку