Ганиев Ф. - 90лет - тат

Ганиев Ф. - 90лет - тат 05.08.2020
ТӘһСИне данлаган шәхесләр: Фуат Әшраф улы Ганиев  
   1 август – бөтен гыйльми эшчәнлеге Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бәйле булган күренекле галим, танылган тел белгече Фуат Әшраф улы Ганиевның туган көне; агымдагы елда аңа 90 яшь тулган булыр иде. 
   Фуат Ганиев ТӘһСИгә 1962 елда институт аспирантурасын тәмамлаганнан соң килә һәм биредә гомеренең соңгы көннәренә кадәр хезмәт куя. Кече, өлкән, әйдәп баручы, баш фәнни хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшли; Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, Россия Гуманитар Фәннәр академиясе академигы дәрәҗәләренә лаек була. 
  Татар телен һәм гомумән төрки телләрне өйрәнүгә һәм үстерүгә бәһасез өлеш керткән күренекле галимнең фәнгә юлы җиңел генә булмый: Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, институтта белем алуын дәвам итү хыялы белән янса да, аңа колхозда калып бер ел эшләргә туры килә. 1949 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле бүлегенә укырга керә, югары уку йортын уңышлы тәмамлаганнан соң да, авылга кайтып китә, башта укытучы, аннары мәктәп директоры булып эшли. 
  1959 елда, ниһаять, аның күптәнге хыялы тормышка аша: Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасына укырга керә. Шул көннән башлап ул үзенең язмышын әлеге оешма белән бәйли. 1963 елда кандидатлык, 1977 елда докторлык диссертациясен яклый. Ул – 300 дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 18 монография авторы. Ф.Ганиев төзегән, тел белгечләре, тюркологлар, аспирантлар һәм студентлар өчен өстәл китапларына әверелгән күпсанлы аңлатмалы һәм татар-рус, рус-татар сүзлекләре татар фәнни җәмәгатьчелегенең горурлыгы булып тора. Мәсәлән, ул – өч томлы «Татар теле грамматикасы»ның (академик басма) фәнни мөхәррире һәм авторы, бер томлы «Рус-татар сүзлеге», «Татар-рус сүзлеге», өч томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» кебек саллы сүзлекләрнең авторларыннан берсе. Аның хезмәтләре тюркология өлкәсендә зур казаныш булып, татар лингвистик фикеренең яңа тарихында тулы бер чорны билгеләп тора. 
   Фуат Әшраф улының фәнни җитәкчелегендә 30дан артык кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклана, шул рәвешле, галим үз фәнни мәктәбен булдыра.  
   Татар зыялылары вәкиле, энциклопедик белемнәргә ия шәхес буларак, ул татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен күп көч куя. 1990 елларда Татарстан парламенты белән актив хезмәттәшлек итә. Башка галимнәр белән бергә, татар теле язмышы өчен борчылып, Республика Югары Советы утырышларында җитди чыгышлар ясый. Туган телне саклауның мөһимлеген аңлатып, матбугат аша халыкка еш мөрәҗәгать итә, күпсанлы мәкаләләрен бастыра. Татар тел белемендә куйган хезмәте өчен Фуат Ганиев Кембридж биография үзәге тарафыннан «XX гасырның танылган шәхесләре», «Халыкара интеллектуаллар», «Заманча фән» энциклопедияләренә кертелгән. 
   Фуат Әшраф улы Ганиев – фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе, шулай ук Кол Гали исем. Халыкара премия лауреаты, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе. 
   Күренекле галим 2016 елда вафат була.


Возврат к списку