90-летие Чувашского государственного института гуманитарных наук -тат

21.09.2020
Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты оешуга – 90 ел
    Агымдагы елда Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты оешуга 90 ел тулды. Әлеге истәлекле датага багышланган тантаналы чарада Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы К.М.Миңнуллин, инновация эшчәнлеге һәм тышкы элемтәләр буенча директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты М.И.Ибраһимов, тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Р.Р. Солтанова составындагы делегация катнашты.
   Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты – академик фәнни оешма, ул чувашлар һәм Чувашия Республикасында яшәүче башка халыкларның теле, әдәбияты, фольклоры, тарихы, археологиясе, этнологиясе, антропологиясен теоретик һәм фәнни-гамәли яктан комплекслы тикшерүләр белән шөгыльләнә. Институт хезмәткәрләре башка төбәкләр, шул исәптән Татарстан галимнәре белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Әлеге тантаналы чара кысаларында узган очрашуларда гуманитар фән өлкәсендәге уртак проектлар турында сүз барды.
    Чара барышында Казан галимнәре Чуваш дәүләт гуманитар фәннәр институты коллективына Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча дөнья күргән яңа басмаларны бүләк иттеләр.

Возврат к списку